Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арчада көчле давыл булган

Агачлар ауды, морҗа җимерелде, түбәләр, парниклар очты, зиратны каһәрләде, бер сыерны ток бәрде...

Бакчада чүп утап йөрим.  Кара болытлар куерганнан куера. Ул ара да булмады, җил котырып килеп тә җитте,  бөтен дөньяны айкап та алды, яшенләп, шыбырдап яңгыр ява да башлады. Каты яуды. Яңгыр тынгач, бакчага чыктым. Давыл алмагачның шактый зур ботагын сындырган иде. Алмалардан сыгылып торган ботакның җирдә ятканын күргәч елыйсылар килде...

Ә давыл районда шактый эшләр майтарып ташлаган икән. “Давыл байтак кына фермалар, гаражларның түбәләрен алып атты, – диде безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – Мөндеш фермасының (“Кырлай” ширкәте), Апаз (“Ватан”), Шурабаш, Байкал авылларындагы ике ферманың (“Заря” агрофирмасы), Ашытбаш, Акчишмә (“Ашытбаш” ширкәте), Шекә (“Северный” хуҗалыгы), Курса-Почмак, Иске Му, Сеҗе авылларындагы фермаларның (“Ак барс” агрокомплексы”) түбәләренә өлешчә зыян килде. Дәүләттән нинди ярдәм булыр – әлегә документлар җыябыз”.

Ерак барасы юк, Арчаның көнбатыш өлешендәге Березинка урамында яшәүче Гыйләҗетдиновларның өй морҗасын җимереп, өй, гараж түбәсенә зыян китергән. Ут баганасы авышкан. Фирдия ханым: “Туганнарыбыз, дусларыбызга рәхмәт инде. Бик нык ярдәм иттеләр. Бергәләп яңадан эшләп куйдык. Өйдә 18 яшьлек улым иде. Ул бик нык курыккан”. Күршеләрендә генә яшәүче Гөлнара ханым урамдагы бу тамашаны болай тасвирлады: “Улым икенче бүлмәдән, әни, иблис килеп керде, дип чыкты. Ул мәхшәрне сөйләп-аңлатып булмый”.

– Давыл котырганда урамда идек, – дип сөйли Акчишмәдән Илгизәр Хәбибуллин. – Без елга кырыенда гына торабыз. Лапас түбәсен алып ыргытканын карап тордык. Бер 5 метр читкә алып ташлады. Төзегәнгә 5 ел бар. Инде яңа калай сатып алып ясап та куйдык. Түбә калае саморезлар белән беркетелгән булса да, калаен каерып алган. Калайлар яраксыз иде. Ярый әле сарайларны иминиятләгән идек. Акчасы чыга... Табигать көченә каршы торып булмый.

Акчишмә авылы кергән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин: “Акчишмәдә шәхси хуҗалыкка зыян килсә, Ашытбашта “Ашытбаш” ширкәтенең гараж һәм ферманың түбәсен өлешчә кубарып атты, – дип сөйләде.

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов: “Кап-кара болыт Мари ягыннан килде, – диде. – Иң зур зыян безнең җирлеккә килгәндер. Зыянның катысы Шекә, Шушмабаш авылларына эләкте. Шекәдә су буендагы борынгы талларны сузып салды. Авылда зур агачлар авып, электр чыбыгы өзелеп, бер сыерны ток сугып үтерде. Хәкимовлар хуҗалыгына зыян килде. Ярый әле сыерларын иминиятләгән булганнар. Шекәдә тагын бер парникны давыл очырткан. Ферма түбәсенә зыян килгән. Шушмабашта берәүләрнең өй түбәсе, лапас түбәсен өлешчә алып аткан. Зиратны каһәрләгән. Зур агачлар каберлекләр өстенә авып төшкән. Рәхмәт, авыл мулласы Рөстәм Йосыпов халыкны оештырып, зиратта өмә ясап, тәртипкә китерделәр. Үгез-Елга авылында берәүләрнең агач төшеп, парнигын сыткан...”

– Давыл каты булды, – диде Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков. – Апазда ферма түбәсен өлешчә алып атты. Күптән түгел генә ремонтланган ферма иде. 200 башка исәпләнгән сыер фермасы.

Иң мөһиме: үлем-китемнәр юк. Йорт, мал-мөлкәтеңне иминиятләп куярга кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый, дип яза Арск-Информ.

Румия НАДРШИНА

Фото: arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы ураган гарасат хәвеф-хәтәр