Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Архивка кунаклар килде

13 гыйнвар көнне Балтач район башкарма комитетының архив бүлегенә кала кунаклары килде.

13 гыйнвар көнне Балтач район башкарма комитетының архив бүлегенә Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В. Юрасов, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова килделәр һәм безнең район архивы хезмәткәрләренең эшен югары бәяләделәр.

Кунаклар бүлекнең агымдагы эше, узган елның йомгаклау күрсәткечләре, 2019, 2020 елларда откан грантларны гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар, агымдагы елда капиталь ремонт планлаштырылган ведомствоара архивы урнаштырылачак бинада булдылар. Кунакларны Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов каршы алды һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив