Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

АРТКАНБЫЗМЫ, КИМЕГӘНБЕЗМЕ - 2016 ЕЛГА НӘТИҖӘ

Район ЗАГС бүлегеннән алынган күрсәткечләр буенча , 2016 елда барлыгы 307 бала якты дөньяга аваз салган. Әлеге күрсәткеч алдагы 2015 елның нәтиҗәсеннән шактыйга калыша.

2015 елда - 380 бала туы теркәлгән булган. Балалар туу саны кимүгә бара, дигән сүзләр белән килешәсе дә килми, чөнки райондаш көмәнле хатын-кызлар арасында башка район яки шәһәр бала тудыру йортларына барып бәбиләп, баланың туу турындагы таныклыгын шуннан алып кайтучылар бар. Шулар нәтиҗәсендә район ЗАГС бүлегендә туучылар саны аз булып күренә.
Ә менә бакыйлыкка күчкән райондашларыбыз саны 2015 ел белән чагыштырганда 53 кешегә кимрәк, чөнки ул елда 398 кеше вафат булган иде, 2016 елда - 345 кеше арабыздан киткән.
Узган 2016 елда гаилә корган никахларын рәсмиләштергән парлар саны күзгә күренеп кимегән. 2016 елда - 188 генә булган, ә 2015тә - 251 иде.
Аерылышучы гаиләләр саны 2016 елда - 47, 2015тә - 40 булган.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250