Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Артыгын сөенми дә, бөтен нәрсәне тыныч, сабыр кабул итә...

Азагы хәерле булсын!

Ватсаптагы бер төркемдә танышым Әлфия динебез турында шулкадәр рәхәт итеп, яратып яза. Юк, ул берәүне дә вәгазьләми, намазга басыгыз дип әйтми. Әмма аның язганнарын укып, инде берничә кеше намаз иясе булды. Бөтен кеше дөнья мәшәкате турында аһ-ваһ килеп зарланганда, Әлфиябез гади генә итеп, азагы хәерле булсын дип куя. Авырлык килгәндә менә шушы сүзләрне әйтегез, җиңел булып китәр ди. Берәребез шатлыклы вакыйга белән уртаклашса да, безнең кебек чәчрәп чыкмый, әлхәмдүлилләәһ, сөбханаллааһ дип, безне дә тынычландыра. Ул язганнарны укыгач, үзеннән-үзе: ислам дине кагыйдәләре белән яшәүчеләргә бигрәк җиңел, алар артыгын борчылмый, артыгын сөенми дә, бөтен нәрсәне тыныч, сабыр кабул итәләр дип нәтиҗә ясыйсың.

Зөләйха Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев