Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Артыннан карап торып, Кыш бабайның кем икәнлеген белдек

Хәзер бездә дә Яңа еллар Санта Клаус илендәге кебек, кимен куясы түгел. Чыршы төбенә уенчыклар, бүләкләр куела, әкият геройларын ияртеп түләүле Кыш бабай да килеп китә.

Кайда ничектер, Нормада Кыш бабайлар йөрде (Санта Клауслар дисәң дә була инде аларны). Акчагамы-бушкамы, анысын әйтеп булмый, чөнки ишекне ачмадым, шүрләтте, мошенниклар булмагае, дидем, күп иде алар... Әле Кыш бабайның берсе икенче көнне дә күршедән чыгып бара иде, диләр...
Кем микән дип бик кызыксынган идек, күрше егете Рәдиф булып чыкты. Артынннан ук кереп, фотога да төшереп алдык. Алтын куллы, акыллы гаилә башлыгы, бар нәрсәгә дә өлгер күршебез үткән җәйдә туганнары белән ике катлы өен дә җиткезеп керде, мәдәни-спорт чараларында да иптәше бик теләп катнаша. Актив, күркәм гаилә. Риммасы да бик оста, матур иттереп чәчләр кисә, прическалар ясый, ике кыз үстерәләр.
Дуслары, туганнары белән Яңа ел каршылагач, авылдашларының күңелен күрергә дип чыкканнар икән. Бәйрәм күрке булганнары, бәйрәм рухы тудырганнары өчен рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250