Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Арыган организм авыру белән бер»

Үзеңне кайгырту, ярату эгоизм түгел.

— Үзеңне кайгырту, ярату эгоизм түгел. Фәкать үзең өчен генә яшәргә кирәк димим, әлбәттә. Алтын урталык булырга тиеш.
Үзеңне кайгырту нәрсә соң ул? Гади генә аңлатам: сезнең 10-15 минут черем итеп аласы килә. Әмма кичектергесез эш бар. Әйтик, печән өясе. Сез кайсын сайлыйсыз? Әйе, күпләр көч-хәл белән булса да печән өяргә чыгып китә. Нәтиҗәдә организмына шулкадәр күп зыян китерә. Югыйсә ярты сәгать ятып торганнан дөнья җимерелми.

Бу темага хатын-кызлар белән еш аралашабыз. «Иң беренче ризыкны кемгә бүләсез һәм кем теләге буенча төрләндерәсез?» — дип сорыйм. Күбесе иң элек иренә, балаларына бүлә, ә үзенә калса — ашый, калмаса — юк. Ризык пешергәндә дә: «Моны пешерсәм — ирем яратмый, монысын балалар ашамый», — диләр. Гәрчә бу ризыкларны үзе яратса да. Үзегез теләгәнне дә пешерегез, чиратлаштырыгыз. Гаиләгез сезнең дә теләкләрне белсен.

Тормышта башкалар өчен генә яшәүчеләр дә бар. Якыннарына яхшылык телиләр, янәсе. Ә бит кеше организмында тупланган начар энергетика, киресенчә, аның якыннарына авырлык кына китерә. Арыган организм авыру белән бер. Бар кешенең проблемаларын үзеңә сыйдырсаң, яшәү көче кими. Ә арыган-алҗыган кеше башкаларга ни бирсен?

Кеше үзенә көнгә 5-10 минут булса да ял бирергә тиеш. Бу ни дигән сүз? Башны бөтен уйлардан ярты сәгатькә булса да арындырырга кирәк. Нәтиҗәсен күреп шаккатырсыз.,


Лилия САФИНА, психолог

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр