Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арзан артыннан кума

Районыбызда «Росгосстрах» беткән, таралган икән дигән имеш-мимешләр йөри. Әлбәттә, төптәнрәк уйлап караганда бу сүзләрнең башы кайдан киткәнен белергә авыр да түгел, тик гөрләп эшләп торган агентлык өчен бу барыбер дә берникадәр кыенлыклар тудырмыйча калмагандыр дип уйлап, үзләренә барырга булдым һәм көндәлек ритмнары белән эшләүче агентларны күрдем. Әле генә алар кемгәдер...

Ноябрь башыннан гына җитәкчеләре дә алмашынган, хәзер «Росгосстрах»ның Балтачтагы агентлыгын Тимур Витальевич Гордеев (рәсемдә) җитәкли. Яңа кеше оешмага яңа сулыш өрә дигәндәй, коллективта да берникадәр үзгәрешләр булган. Тик озак еллар үз эшләренә тугры булган, һәрбер хезмәтне зур җаваплылык белән башкарган белгечләр үз Вазыйфаларын саклап калган.
«Росгосстрах» Татарстанда гына түгел, ә бөтен Рәсәй күләмендә дә иң зур компания булып санала, аның һәр район җирлегендә офислары урнашса, һәрбер авылда үз агентлары бар. Балтач агентлыгында алар 45 кеше. Әлеге аргумент бөтен кешегә үз вакытында ярдәм итүдә төп күрсәткеч булып тора. Республика күләмендә Балтач районы агентлыгының иң алдынгы урыннарны алып торуын яңа җитәкче куанып җиткерде һәм әлеге планканы түбән төшермәс өчен тырышачагын белдерде.
«Росгосстрах»та иминиятләштерүнең бөтен төре дә бар. Әйдәгез, шуларга якыннанрак тукталып китик һәм шушы урында берникадәр искәрмәләр дә ясыйк. Өегезгә иминиятләштерүче агентлар килеп, үз хезмәтләрен тәкъдим итә башласа, иң беренче чиратта алардан таныклыкларын сорагыз, сезне алдарга теләп, бүтән компания кешеләре йөрмиме?! Чөнки кайбер компанияләрнең намуссыз агентлары күпчелек очракта өлкән яшьтәге кешеләрне алдап, әйтеп тә тормыйча, бүтән иминиятләштерү агентлыкларына күчерәләр. Икенчесе, әгәр инде сез бер җирдә мал-мөлкәтегезне, йортыгызны иминиятләштереп, икенче җирдән дә килеп тәкъдим ясыйлар икән, төптән уйлап карагыз. Бу очракта сез алда иминиятләштерелгәнегезнең көчен югалтасыз һәм үзегезгә зыян гына китерәсез. Өченчедән, арзанга кызыгып күптән коры кала күрмәгез, ягъни, без фәләнчә генә суммага иминиятләштерәбез, тегеләрнең хезмәтләре кыйммәт бит дип әкият сөйләүчеләрнең сүзе бик оста ялганлау белән бәйле.
Арзан бәя түләгән очракта бәхетсезлек була калса, сезгә акча я бик аз түләнәчәк, я бөтенләй бирелмәячәк. Чөнки иминиятләштерүче компания белән килешү төзегәндә кеше һәрбер пунктны дикъкать белән укырга тиеш, ә бөтенебез дә моңа бик игътибар итми. 400 сум урынына 200 сумны чыгарып түләп, кул куябыз да, үзебезне бөтен нәрсәдән сакланган дип хис итәбез. Ә дөреслектә бу алай булып чыкмый. Аннан соң инде терсәк якын булса да тешләү мөмкин түгел. Уинстон Черчилль сүзләре белән әйтсәк: «Страховой взнос түләп кенә бер гаиләнең дә бөлгенлеккә төшкәне юк, ләкин шуны эшләмичә бернәрсәсез калганнары бар».
«Росгосстрах»та су басу, янгын, көчле җилдән, суүткәргеч һәм канализация системаларында авариядән, юл-транспорт һәлакәтләреннән иминиятләшеп була, шулай ук үз гомереңне һәм йорт хайваннарын страховать итәргә мөмкин. Көчле җил (секундына 14 метрдан артса), янгын, су басу, суүткәргеч һәм канализация системаларында авария булып, быелның 9 аенда 348 граждан зыян күргән, аларга агентлык 7 миллион 500 мең сум иминият акчалары түләгән.
Язмам башындагы сүзләремә кире кайтып, хәзер шуңа да басым ясыйсым килә, «Росгосстрах»ның устав капиталы 8,5 миллиард сум. Ә нәрсә соң ул устав капиталы - ул оешманың эшчәнлеген тәэмин итү өчен милекче салган башлангыч капитал. Димәк, агентлык беткән, бөлгенлеккә төшкән дигән сүзләр берничек тә дөреслеккә туры килми, ул бары кемнеңдер исемен каралтып, үзе өскә калкырга теләгән компанияләр алымы гына.
«Росгосстрах»та машинагызны ирекле иминиятләштерергә теләсәгез, «Каско» программасыннан файда¬ланыгыз, ул монда арзанрак. Кайбер компанияләр белән чагыштырганда «Росгосстрах»ның үз эксперты да бар, зыян күрүчегә аны каяндыр эзләп йөрисе булмый. Дәрәҗәсе булган компанияләрнең генә шундый мөмкинлекләре барлыгын искәртәсем килә.
Шулай ук махсус программа нигезендә укучыларны да страховать итеп була. Бу очракта балагыз кайчан, кайда гына йөрсә дә сез тыныч була аласыз, чөнки программаның төп шарты - тәүлек буе эшләү. Аңлавыгызча, бала мәктәптә булганда гына түгел, өйдә, урамда булганда да күңелсезлек очрагы килеп чыкса, сезгә иминият акчалары түләнәчәк. Әти-әни баласын 40 мең сумга иминиятләштерергә уйласа, ул аңа 240 сумга гына төшәчәк.
Су басуның нәрсә икәнен әлегә телевизордан гына күреп белсәк тә, аннан да сакланырга кирәк. Су баскан очракта сезгә күләмле зыян килгән икән, ләкин сез йортыгызны һәм каралты-курагызны страхо¬вать итмәгәнсез икән, сезгә акча түләнмәячәк. Шуңа күрә алдагысын уйлап эш итәргә өйрәнегез. «Гражданлык җаваплылыгы» дигән программаның да нәрсә икәнен аңлатып китим. Мәсәлән, күршегезнең иминиятләштергән йорты сезнең гаеп белән яна ди. Аңлавыгызча, бөтен җаваплылык сезнең җилкәгә төшә һәм сезгә үз кесәгездән чыгарып аңа акча түләргә туры киләчәк. Моны булдырмас өчен өегезне иминиятләштергәндә «Гражданлык җаваплылыгы» пунктын да кертсәгез, «Росгосстрах» күршегезгә килгән зыянны, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, чыгымнарны каплаячак.
Дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчеп, пенсияләрен арттыру өчен акча салып барган кешеләр, шул өлешләрен «Росгосстрах»та иминиятләштерә ала. Аннары исә пенсиягә чыккач, пенсияне арткан күләмдә алачаклар. Шушы урында тагын бер кат искәртәсе килә, «Росгосстрах»ның һәрбер җирдә филиалы булу бу очракта да бик уңайлы. Акчаларны кайдандыр эзләтәсе юк, кайда урнашсагыз шуннан алып була. Бәхетсезлек очрагы кичереп, «Росгосстрах» акча күчергәннән соң гражданнар күбрәк сумма алса, никтер танышларыннан яшерә, әйтми, ә инде азрак сумма чыкса, бөтен кешегә фаш итү башлана. Аңлагыз зинһар, күпмегә иминиятләштерәбез, алар безгә шуның кадәр генә түли ала.
Хөрмәтле райондашлар, аз сораган җиргә түгел, ә ышанычлы компаниягә барырга кирәк. Үзем дә әлеге агентлыкның клиенты буларак, җаваплы компания икәнен искәртеп узасым килә. Балтач агентлыгы зурая һәм үзенә эшкә агентлар чакыра. Алар белән элемтәгә керү телефоннары: 2-51-39, 2-54-38, адреслары: Балтач бистәсе, Космонавтлар урамы, 1нче йорт.
(реклама хокукларында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250