Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арзанга төшә торган бик «җәһәт» бәлеш пешерү ысулы

Бу бәлешне пешерү өчен акча да, вакыт та күп кирәкми. Күпереп пешә, туклыклы, тәмле…

КИРӘК:

200 г он, 250 г кефир, 2 данә йомырка, 10 г камыр күперткеч (разрыхлитель), 8-10 данә зур булмаган сосиска, 1 чәй кашыгы тоз, кыздыру өчен бераз сыекмай кирәк.

Сосискаларны, алтынсу төскә кергәнче, үсемлек маенда кыздырып алырга. Тирән савытка йомырка, камыр күперткеч, тоз (бер чеметем шикәр комы салырга да була), кефир һәм он салып, сыек кына камыр ясарга.

Табаны майлап, камырның яртысын салырга. Сосискаларны тезеп, өстенә калган камырны агызырга. 180 грдауска җылытылган газ мичендә 35-40 минут пешерергә, дип яза Ватаным Татарстан.

Фото: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт