Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аш бүлмәсендәге сөлге тапларын ничек бетерергә? (арзан ысул)

Гадәттә, күпмедер торганнан соң, аш бүлмәсендәге сөлгеләргә ис сеңә башлый, юылмый торган таплар барлыкка килә. Ләкин ул тапларны бетерүнең хәйләкәр һәм арзан ысулы бар.

Моның өчен кирәк булачак: - 5 литр кайнар су; - 1 аш кашыгы агартучы матдә; - 3 аш кашыгы кер юу порошогы; - 1 аш кашыгы үсемлек мае. 

Порошок, агартучы матдә һәм үсемлек маен кайнар суга салыгыз. Сөлгеләрне шушы суга салып, су суынганын көтегез. Сөлгеләрне төнгә яки ике генә сәгатькә дә калдырырга мөмкин. Үсемлек мае тапларны бетерергә, ә порошок белән агартучы матдә процессны ахырына җиткерергә ярдәм итәчәк. Ахырдан сөлгеләрне юып, суда чайкатып, киптерергә элеп куегыз. Сөлгеләр күзгә күренеп агарачак!

Тагын бер киңәш: аш бүлмәсендә махра (махровый) сөлгеләр кулланмагыз. Аларны юу да, киптерү дә кыенрак.

Фото: pixabay.com

http://shahrikazan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев