Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аш-су бүлмәсе: Альбина Фазлыевадан “рукав”та пешерелгән бәрәңгеле ит

Бөрбаш авылында яшәүче ханым Альбина Фазлыева райондашларыбызга блогер буларак яхшы таныш. Аның оста тегүче икәне беркемгә сер түгел. Альбина шулай ук аш-су остасы да.

Сыер яки бәрән итен (тавык ите дә ярый) алдан ук җебетеп куябыз. Пешерер алдыннан тоз, борыч белән яхшылап ышкыйбыз һәм лавровый лист өстибез. Теләгән кеше башка тәмләткечләр дә куша ала.

Ит янына бәрәңгене кабыгыннан чистартып, түгәрәкләп кисеп салабыз. Әгәр дә ит сусыл булып пешсен дисәгез, суганны кызганмагыз...мин 3-4суганны боҗралап турап куям.
Барлык ингредиентлар да әзер булгач, аларны “рукав”ка тутырабыз. Итнең нинди булуына карап, вакытны үзегез билгеләгез. ( мин 160градуста 3сәгатькә якын тотам) Мондый ысул белән пешергәндә, ит үз суында пешә һәм бик тәмле була?⠀
Янына кәбестә салаты куйсаң, тагын да яхшырак булачак. Кәбестәне юка итеп турап(шинковать итәм), тоз һәм шикәр комы салып уам.. Әзрәк кишер өстим, аннары конбагыш мае салам.
Менә шундый жайлы гына рецепт.

Альбина Фазлыева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә