Аш-су бүлмәсе: өч катлы пирог
Камыр өчен: 2 стакан он 200 грамм май су яки сөт - 100 мл шикәр комы - 100 грамм бер чеметем тоз һәм сода
Эчлек өчен:
күрәгә - 200 гр
кара җимеш- 200 гр
лимон - 2 данә (кечкенәләр)
шикәр комы - 9 аш калагы
Әзерләү:
Майны он белән (он валчыгы булганчы) уарга кирәк. Шушы массага шикәрне, соданы һәм тозны өстибез. Әкренләп сөтне салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп алып куеп торабыз. Кара җимешне, күрәгәне һәм лимонны аерым-аерым блендерда вакларга, һәрберсенә 3 аш калагы шикәр комы өстәргә. Әзерләнгән камырларны җәеп табага катлам-катлам салырга. Катламның беренче өлешенә - кара җимешне, икенче өлешенә - күрәгәне, өченче өлешенә лимонны салырга. 4 катламны өстенә җәеп, майлап, чәнечке белән тишкәләргә. Һәм 180 градуста 40 минут пешерергә.
Чәйләрегез тәмле булсын!
http://kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/och-katly-pirog
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев