Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аш-су бүлмәсе : катык ясау серләре

Сез дә ясап карагыз!

Яңа савылган сөтне кәстрүлдә кайнатырга, аннары 40 градуска кадәр суытырга. Аннан аңа оеткылык (катык) өстәргә һәм болгатырга. Кәстрүлне яхшылап каплап, җылы урынга 12 сәгатькә куярга. Әлеге вакыт үткәч, катыкны болгатабыз. Әзер катыкны чиста пыяла савытка агызып, суыткычка алып куябыз. Суыткычта катык бераз торырга тиеш, чөнки анда ул куера һәм тәме яхшыра.

Файдалы киңәшләр: катыкка шоколад, бераз шикәр һәм банан өстиләр, аларны блендер ярдәмендә изәләр - тәмле һәм файдалы смузи килеп чыга; катыкны күп ясамагыз, чөнки 1-2 көннән ул әчи;әче катыктан коймак, кабартма яки пицца өчен камыр ясарга мөмкин; кайберәүләр катыкка йогурт өсти, катыктан йогурт тәме киләчәк.

Фото:tatobzor.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Katik-yasau-serl-re-291117/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев