Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аш-су бүлмәсе: кызыл эремчекле алма пирогы

Алисә Ибраһимовадан кызыл эремчекле алма пирогы рецепты

Камыр өчен.
200 гр. акмай;
100 гр.шикәр комы
2 йомырка
2-3 аш кашыгы кибет каймагы
300-350 гр.он (чама белән) ;
1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разыхлитель);
Бер чеметем тоз.

Камырга онны акрынлап кушабыз. Аз булса бераз өстибез.

Эчлек өчен. Кызыл эремчек (корт,тура),алма (шикәр кушып бераз гына парландырып-пешереп алабыз), 20 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Пирог өчен камыр басабыз. Майны шакмаклап турыйбыз, шикәр комын салып май белән бутыйбыз, 4 аш кашыгы он салып валчык хасил булганчы уабыз, ике йомырканы, кибет каймагын салабыз, калган онны + көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып, камырны басып бетерәбез. Артык йомшак булса 4-5 аш кашыгы онны кушарга була. Ике кисәккә бүлеп, кисәкләрне аерым элпәгә (пищевая плёнка) төреп, ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткәндә эчлекне әзерлибез.

Алманы телемнәп турыйбыз, шикәр комы,1-2 аш кашыгы су салып парландырып пешереп алабыз.Суытырга куябыз. 100 грамм 20 процентлы кибет каймагын 2 аш кашыгы шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз.

Камырыбызны суыткычтан алып таба төбенә җәябез,төбенә кызыл эремчекне (корт) тигезләп салып чыгабыз.Алмаларны тезәбез,өстенә әзер каймаклы катнашманы салып чыгабыз.Кызган мичтә пешереп алабыз.Суынгач чәй янына бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт