Аш-су бүлмәсе: шикәрле сөт куесы
Исеме үк авызны гүя татландырып җибәргән ризыклар бар. Шуларның берсе – куертылган сөт. Безгә – совет чорында туып үскән балаларга “сгущенка”дан тәмлерәк бер нәрсә дә юк кебек иде. Ул чагында, әлбәттә инде, аның файдасы-зыяны турында уйлап торылмады. Тоташ кытлык заманында аклы-зәңгәрле тышлы банканы кулга төшерү үзе генә дә зур бәхеткә әйләнде.
Ничек сайларга?
Күпчелегебез кибеттә аклы-зәңгәрле банканы күрүгә, составы турында мәгълүматларны укып та тормастан, тиз генә кәрзиненә шудырырга ашыга. Әмма ниндидер бер сасы подвалда җитештерелгән “фальшивка” да булырга мөмкин ич ул! Шуңа күрә, иренмичә, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыйк.
Иң элек этикеткасында ГОСТ сүзенең булу-булмавына игътибар итегез. Россиядә фәкать ГОСТ 2903-78 һәм яңарагы – ГОСТ Р 53436-2009 гына ризыкның сыйфатлы икәнен дәлилли. Калганнары – юк-бар чималдан әвәләнгән “чүп” кенә. ТУ буенча әзерләнгәнен дә алмагыз, чөнки аның исеме генә – “сгущенка”.
Исемен карагыз. Бары тик “Молоко…” сүзеннән башланганнары гына (әйтик, “Молоко сгущенное с сахаром”) табигый ризык булып тора. “Сгущенка”, “Варенка” кебек исемдәгеләренә борылып та карамаска!
Составына күз салыгыз. Табигый “сгущенка” фәкать сыер сөте һәм шикәр комыннан гына торырга тиеш. Ниндидер консервантлар, буяу, үсемлек майлары күрсәтелгән икән, димәк, чын ризык түгел.
Үзебез ясыйбыз
Ике стакан куе сөткә стакан ярым шикәр комы кирәк. Сөтне кәстрүлгә салып, газ плитәсендә салмак кына утта җылытабыз (әмма кайнатып чыгармаска). Болгата-болгата, шикәр комы өстибез. Куерганчы, 60 минут чамасы утта тотабыз. Ләкин катнашманы кайнатып чыгармыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев