Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аш-су бүлмәсе: татарча солянка

Солянка куе була, аны, тирән тәлинкәгә салып, каймак яисә катык белән бирәләр, аш өстенә яшел тәмләткечләр һәм лимон сибәләр.

1 өлешкә:
25 әр г сарык, сыер, ат ите һәм бөер (барысы 100г)
50 г суган
100 г әрчелгән тозлы кыяр
10-15 г май
25-30 г кара җимеш
30 г каймак
25 г томат
300 г шулпа
тоз, борыч

Сөякле иттән әзерләнгән шулпаны сөзеп, пешкән итләрне - сарык, сыер, ат ите һәм бөерне - токмачлап турыйлар.

Башлы суганны боҗралап турап, аз гына май салып, кыздырып алалар.

Тозлы кыярның кабыгын, эчен әрчеп, юка гына итеп аркылыга турыйлар, бераз су өстәп, кечерәк кәстрүлдә томалап пешерәләр.

Томатны бераз май белән аерым савытта кыздырып алалар.

Кара җимешне яхшылап юып кайнар суга салып тоталар һәм төшен алалар.

Шулай әзерләгән бөтен нәрсәне кәстрүлдәге сөзгән шулпага салып, кирәгенчә тоз һәм борыч сибеп, 10-15 минут акрын гына кайнаталар.

Солянка куе була, аны, тирән тәлинкәгә салып, каймак яисә катык белән бирәләр, аш өстенә яшел тәмләткечләр һәм лимон сибәләр.

ТАТАР АШЛАРЫ & #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧАХӘБӘРЛӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт