Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аш-су бүлмәсе: тиз ясала торган торт

Тиз арада бик җайлы ясала торган торт рецептын тәкъдим итәбез. Иң мөһиме, пешереп вакыт уздырасы юк.

Торт өчен кирәкле продуктлар: коры печенье, зефир, банан, сметан, бераз песок, өслеген бизәр өчен шоколад.

Иң беренче эш итеп сметанга бераз песок салып яхшылап болгатабыз ( баллы яратмасагыз песок кушмыйча эшләргә дә була). Әзер массаны торт ясыйсы савытка җәябез, өстенә коры печенье тезәбез. Тагын сметан сылыйбыз, өстенә юка телемнәр белән киселгән зефир, аның өстенә телемләп банан тезәбез һәм кабат сметан сылыйбыз. Шулай итеп тортны берничә кат кабатлыйбыз. Иң өске катны яхшылап сметан белән сылагач, өстенә шоколад кырабыз.

Шоколад яратмаучылар торт өслеген үз фантазиясе белән бизи ала. Мин мәсәлән, шоколад кырганнан соң, каен җиләге белән бизәдем. Бизәү һәркемнең үз фантазиясе.

Бик җайлы һәм тиз ясала торган әлеге торны сез дә ясап якыннарыгызны куандырыгыз, дуслар!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә