Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ашыккан... кыярсыз калган

Быел май бик җылы башланды, әмма бик салкын тәмамланыр, ахры. Синоптиклар бу атнада кырау һәм карлы яңгыр вәгъдә итә. Һәвәскәр бакчачы Фарсель Зыятдинов, кыяр-помидор үсентеләренә зыян килергә мөмкин, ди.

Табигать тагын шаккатырмакчы: әле узган атнада гына 30 градус эсседә әл­серәп йөрсәк, хәзер исә термометр баганасы минус там­гасы күрсәтәчәк, дип ки­сәт­кәннәр. Гидрометцентр мәгъ­лүматларына караганда, бу атнада тагын да салкынайтачак. Бигрәк тә Тверь, Кострома, Ярославль, Иваново, Чи­ләбе өлкәләре, Пермь крае һәм Идел буенда суытачак, дигәннәр. Татарстанда бу атнада урыны белән кырау төшүе һәм карлы яңгыр явуы ихтимал. Республикада төнлә минус 1 градуска кадәр салкын вәгъдә ит­кәннәр.

 
– 25 майга кадәр үсен­теләрне ачык һавага чыгарырга ярамый дип кисәткән идем, – ди танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов. – Мин илле еллык күзәтүләр­не карап барам. Моңа кадәр дә май уртасында берничә тапкыр кырау төшкән. Ай башында эссе булды. Тик табигать алдап кына алды. Бу – закончалык түгел, оч­раклылык кына. Алга таба җылысы да, суыгы да булачак әле. Яшелчәләр үләрлек суыклар көтелми, әлбәттә. Июньдә һава торышы плюс тамгасын күрсәтәчәк. Илле еллык күзәтүләрдән күрен­гәнчә, 1934 елда җәйнең беренче аенда кырау төшкән. Ягъни бу – бик сирәк була торган хәл, дип әйтәсем килә. Ә 25 майдан 1 июньгә кадәр дүрт тапкыр кырау төшкән. Үсентеләрне 25 майдан соң ачык һавага чыгаргач та саклык чарасын күрсәгез, яхшырак. Дуга куеп, өстен полиэтилен белән капласагыз, ул минус ике-өч градуска кадәр саклый. Табигатькә ышанып булмый. Быел чия бик матур чәчәк атты, әмма уңышы бик әйбәт булмаячак. Чөнки ул серкәләнмәде, кортлар уянырга өлгермәде. Чиянең 15 проценты гына серкә­ләнгән.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 71, 21.05.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев