Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аспиринның без белмәгән үзлекләре: гөлне үстерә, бетчәдән коткара, тапларны бетерә

Дәвалаудан тыш, аны тагын ничек кулланырга мөмкин соң, дисезме?

Балачакта әниләр безне барлык авырулардан диярлек аспирин – ацетилсалицил кислотасы белән дәвалады. Булыша да иде ул! Ә инде үсеп, кеше булгач, аспирин турында тагын әллә ниләр белдек! Дәвалаудан тыш, аны тагын ничек кулланырга мөмкин соң, дисезме?

* Өзеп алынган чәчкәләр вазада озаграк шиңмичә утырсын өчен суына бер сәдәф аспирин салуга бәйле хәйләне күпләребез беләдер анысы. Ә менә гөмбәчекләр белән зарарланган гөл туфрагына (мондый очракта туфрак өстендә ак кунык барлыкка килә) аспиринлы су сипсәң (1 литр суга 1 сәдәф даруны салып эретергә), гөмбәчекләр юкка чыгып, гөлнең шундук күтәрелеп китәсен һәм шау чәчәк атасын белүчеләр сирәктер, мөгаен.

* Аяк үкчәсе тиресенең кытыршыланып тупаслануыннан котылу өчен 6-8 сәдәф аспиринны порошок хәленә китергәнче төяргә дә 0,5 чәй кашыгы лимон согы һәм бераз су өстәп катнашма ясарга. Катнашманы үкчәгә сылап, бинт белән чорнарга һәм аякка башта полиэтилен капчык, аннан оекбаш киеп куярга. 10-15 минут тотарга. Шуннан соң үкчәне парландырып, пемза белән ышкырга. Бер тапкыр шулай эшләп кенә бетмәсә, берничә тапкыр кабатларга.

* Косметик маскаларга аспирин өстәү бетчәләрдән котылуга ярдәм итә, бит тиресен аксөякләрнекедәй агартып-нәфисләндереп җибәрә. Мәсәлән, 1-2 сәдәф аспиринны төяргә дә шуңа 1 аш кашыгы каймак кушып болгатырга (нормаль тән тиресе өчен). Битне сабынлап юып, кибеп җитмәгән бит тиресенә масканы сыларга һәм 10 минутлап чамасы тотарга. Шуннан масканы юып төшерергә һәм дымландыргыч крем сөртергә (маска тән тиресен киптерергә мөмкин). Майлы яки катнаш бит тиресенә маска ясау өчен каймакны балга алыштырырга кирәк.

* Аспирин ярдәмендә киемдәге тир тапларыннан (кер порошогы бетермәгән таплар турында сүз) да котылырга мөмкин. Юарга салганчы, киемнең таплы урынын  аспирин эремәсенә (ярты стакан суга 2-3 сәдәф салып эретергә) салып җебетергә кирәк. 2-3 сәгать тотканнан соң машинага салып юарга (кер порошогы белән).

Ватаным Татарстан

Фото: krokus76.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр