Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Асрамага бала бирәм...

Шушы көннәрдә Уфадан 33 яшьлек Виктория Ф. социаль челтәрләрдәге битендә үзәк өзгеч пост бастырган.

Ул өч айлык улы өчен яңа әти-әни эзли. Күпләр Виктория улыннан котылырга омтыла, дип исәпли. Кайберәүләр хәтта, ваемсыз әнигә игътибар итсеннәр өчен полициягә яки опека органнарына гариза язарга җыенган. Тик чынлыкта гына хәл күпкә җитдирәк һәм күңелсезрәк булып чыкты.

Викториянең нәселдән килгән психик чире бар икән. Шуңа да аңа баланы бирмәгәннәр. Ә ата булган кеше бала туганчы аннан баш тарткан.

Ул - эшкуар. Ә Виктория үзе - математик, шагыйрә. Кыскасы, бик укымышлы кешеләр.

Сабыйга инде өч ай. Ул нарасыйлар йортында. Виктория аңа яхшы гаилә эзли. Аның беренче баласы да опекуннар гаиләсендә тәрбияләнә. Хатын моңа бик канәгать. Менә шундый хәлләр, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы