Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Атлар чаба иркен болын буйлап

Быел бу ярышлар яңача үткәрелә башлады һәм хәзер һәрбер ат аерым бокска кертелеп, шуның аша ярышка китә.

5 август көнне районыбызда ат чабышы үткәрелде. Үзебезнең чабышкылардан тыш, чарада күрше районнан да катнашучылар бар иде.

Быел бу ярышлар яңача үткәрелә башлады һәм хәзер һәрбер ат аерым бокска кертелеп, шуның аша ярышка китә. Болын буенча ыргылып-ыргылып чапкан атларга тамаша кылырга килүчеләр көч биреп торды һәм һәрбер җиңүчене көчле алкышларга күмде.

Ике яшьлек атлар арасында Әтнә районыннан Ислам Габдрахманов Шопен Шот кушаматлы аты белән җиңү яулады. Икенче урында — «Сосна» җәмгыятеннән Самурия, җайдагы Рәнис Таҗетдинов. Өченче урында — «Татарстан» хуҗалыгыннан Паулина, җайдагы Илназ Мөхәммәтгалиев. 

Ярымтокымлы бияләр арасында «Татарстан» хуҗалыгыннан Хазира җиңүче булып танылды, җайдагы Андрей Эшмурзин. Әтнә районыннан килгән Ислам Габдрахмановның Земфира кушаматлы аты финиш сызыгын икенче булып керде. Өченче урында Арча районыннан килгән Вилсур Гарифуллинның Ягуза кушаматлы аты.

Гарәп токымлы атлар арасында Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Монетка РТ кушаматлы ат җиңү яулады, җайдагы Рәнис Таҗетдинов, "Сосна«дан Персия РТ икенче урынга лаек булды, җайдагы Андрей Эшмурзин һәм өченче урында «Маяк» җәмгыятеннән Перепелка РТ калды, җайдагы Илназ Мөхәммәтгалиев.

Чиста токымлы бияләр арасында Арчадан килгән Тамила Мерри кушаматлы ат җиңүче булып танылды, җайдагы Зөлфәт Рамазанов. Самат Рәхимҗанов хуҗалыгыннан килгән Ники Стронг икенче урынны яулады, җайдагы Анна Макарова иде. Өченче урында «Смәел» җәмгыятенең Пламенная РТ кушаматлы аты, җайдагы Николай Шавичев.

Ярымтокымлы айгырлар арасында Арча районыннан килгән Хан кушаматлы ат җиңү яулады, җайдагы Рафил Ибраһимов. Икенче урынга «Труд» җәмгыятеннән Грэйсленд кушаматлы ат лаек булды, җайдагы Андрей Эшмурзин. Өченче урында «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Лаки Бой калды, җайдагы Рәнис Таҗетдинов.

Чистатокымлы айгырлар арасында Арча районныннан Каталея Бэлль җиңү яулады, җайдагы Сергей Изосимов. Икенче урында — Борис Миронов хуҗалыгыннан Индий Смарт Эклипс кушаматлы ат, җайдагы Артур Иванов, өченче урында — «Сосна» җәмгыятеннән Дон Ветер, җайдагы Рәнис Таҗетдинов.

Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга акчалата бүләкләрне һәм Рәхмәт хатларын район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды. Атларны ярышка әзерләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе