Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Атларга утырып Куян елы килә

Балтачыбызга җигүле атлар белән килеп кергән 2023 ел күңелләргә үзгә бер ямь булып кереп калсын.

Үзәк урамны тутырып, җиз кыңгырау моңнарын яңгыратып, башларын кыңгыр салган халәттә тирә-юньдәгеләргә сәлам биргәндәй аргамаклар килә, аларга районның унтугыз җәмгыятеннән дә килгән бизәкле атлар кушыла, арбаларда Кыш бабайлар белән Кар кызлары утырган, гармун моңнары кышкы табигатьне сихри нурга күмә. Моңлы-сагышлы күңелләрне дә бер мәлгә генә булса да үзгәртә алырлык мондый матур күренешкә Яңа елча бизәлгән квадроцикллар, машиналар өстәлә. Алар артыннан Яңа ел костюмнарыннан төрле персонажлар үтә, бар да «Балтач» үзәк ял паркына – Чыршы ачылышы тантанасына юнәлә. Ә анда инде Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга җыенганнар, районыбызны бәйрәм бизәгенә күмгән уңганнарыбызга бүләкләр дә әзерләгәннәр. Театраль күренештән соң, иң матур бизәлгән атлар, машиналар, персонажлар бүләкләнде, төзелеш оешмалары паркта сыннар ясарга да җитешкән, аларга да урыннар чыгарылды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин район халкын Чыршы ачылышы уңаеннан тәбрик итте, мөхтәрәм депутатыбыз Камил Нугаев белән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та республика җитәкчелегенең сәламләү сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм кичен дә дәвам итте, районыбыз үзешчәннәре, елдагыча,  яраткан тамашачыларына концерт тәкъдим итте, һәм ул концерт район мәдәният йортында ике көн рәттән куелды.

Балтачыбызга җигүле атлар белән килеп кергән 2023 ел күңелләргә үзгә бер ямь булып кереп калсын. Әлеге җигүле атлар бәхет атлары булып, иминлек белән тынычлыкны, дуслыкны олау кадәр итеп төяп килгән булсалар ярар иде!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыршы бәйрәме