Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Атнаны уӊышлы уздыру өчен балтачлыларга йолдызнамә (21-27 август)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен бу атна үзгәрешләргә бай булыр. Максатка ирешү,хыялларны чынга ашыру өчен кулай вакыт.

Әмма барлык уй-фикерләрегезне, идеяләрегезне барлык кешегә дә сөйләү уңыш китермәс. Җитәкчегез хезмәт хакын арттырырга мөмкин. Атна ахырында берьялгызы калырга киңәш итә йолдызлар.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга еракта яшәүче туганнарының хәлен белергә, кунакка барырга киңәш ителә. Дусларыгызның фикерләренә колак салыгыз, һәр нәрсәне начарга юрамагыз. Бәхәсләрдән читтә торсагыз, үпкәләшләр булмас. Ике як өчен дә файдалы булган мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә күптәнге хыялларын тормышка ашыру өчен уңай мөмкинлекләр тудырыла. Бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз. Депрессиягә бирелмәс өчен барысын да күңелегезгә якын алмагыз. Спорт белән шөгыльләнү күңел төшенкелегеннән коткарыр.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада эш алыштыру яки өстәмә эш табу белән мәшгуль булачак. Финанс өлкәсендә зур уңышка ирешерсез. Дусларыгыз яисә якыннарыгыз күптәнге бурычларын кайтарыр. Акчагызны юк-барга әрәм итмәгез. Куңел ачу,ял итү өчен яхшы вакыт.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга бу атна үзләрен һөнәри һәм шәхси яктан күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырачак. Андый мөмкинлектән файдаланып калырга киңәш ителә. Хезмәттәшләрегез фикерегезгә колак салыр. Якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз. Сәламәтлегегезне саклагыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар өчен атна үзгәрешсез, тыныч үтәр. Матди хәлегезне яхшырту өчен күп көч түгәргә туры киләчәк. Тик ял турында да онытырга ярамый. Ял көннәрендә театрга, күргәзмәгә яки концертка бару кәефегезгә яхшы тәэсир итәр. Иҗат кешеләренә илһам килүе ихтимал.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр ерактан, күптән күрешмәгән туганнарыннан яхшы хәбәр алыр. Кунакка чакырсалар, баш тартмагыз. Очрашулар тормышыгызны уңай якка үзгәртергә мөмкин. Белемегезне арттыру мөмкинлеге туар. Гаиләдә бар да тәртиптә, борчылыр өчен урын юк. Сэламәтлеккә игътибарлы булыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга дусларының фикеренә колак салырга киңәш ителә. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Үз мәнфәгатегезне генә кайгыртырга түгел, якыннарыгыз турында да уйларга кирәк. Ярдәмнән баш тартмагыз. Бәлагә тартмас өчен, юлда сак йөрергә киңәш итә йолдызлар.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга бәхәскә кермичә, дусларыгызның үзегезгә булган ышанычын саклап калу өчен бераз тырышырга туры килер. Финанс өлкәсендә проблемалар туарга мөмкин. Нервларыгызны тынычландыру өчен ял итеп, ачык һавада йөреп яки спорт белән шөгыльләнеп алырга кирәк.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә бу атнада һәр өлкәдә дә уңыш елмаер. Көчегез һәм энергиягез ташып торыр. Яңа идеяләрегез белән бүлешмәгез юкса эшегезгә аяк чалучлары ихтимал. Бары үз көчегезгә генә таянып эш итәргә киңәш ителә. Шәхси тормышта, гаиләдә гармония сакланыр дип фаразлый йолдызлар.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга бар җиргә дә өлгерергә кирәк булачак. Шунлыктан сездән үткенлек, үҗәтлек сорала. Балаларыгызга карата дустанә мөнәсәбәттә булсагыз, гаиләара бәхәсләр тумый калыр. Күңелегез тарткан чараларга бару шәхси тормышыгызга уңай тәэсир ясар. Ял көннәрендә кунаклар килүе мөмкин.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атнада әти-әниләре белән аралары бозылу куркынычы яный. Сүзегезне үлчәп сөйләргә кирәк, дәшми кала алсагыз тагын да яхшырак булыр ди йолдызлар. Якыннарыгызның киңәшенә колак салыгыз. Һава юлы белән бирелүче вирус инфекцияләрен эләктермәс өчен иммунитетны күтәрергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250