Соңгы вакытта эшләрен башкарып та, артыннан башкаларга мәшәкать калдырып китүчеләр турында редакциябезгә еш мөрәҗәгать итә башладылар.
Утырган урындыгыңны алып куя белмәгән кебек, хезмәтеңнең ахырын пөхтәләп куймау эшеңне генә түгел, үзеңне дә ямьсезли.
- Түбән Кенәдә дә мәктәп-балалар бакчасына бара торган урам башын казып, суны караганнан соң, күмеп, балчыкларын өеп кенә киттеләр. Башта трактор белән генә үтә торган иде, хәзер бер ягын бераз тигезләп куйдылар үзе. Бер ягында һаман да балчык өелеп тора, казыгач, аттым-бәрдем генә күмәргә димәгәндер бит инде, артыңнан рәтләп китеп була ләбаса, техникалары кулларында, - ди биредә яшәүчеләр.
Әгәр шушы юлны авыл халкына уңайлы итеп, авырсынмый-зарланмый-күпсенми тигезләп куйсалар, Рамазан аенда саваплы эшләрнең берсе булып торыр иде ул.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев