Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аучылар игтибарына. Трихинеллездан сакланыгыз!

Татарстан Республикасы Россельхознадзор идарәсе хәбәр итуенчә, Лаеш районы җаваплылыгы чикләнгән «Радуга» аучылык хужалыгыннан алынган һәм ФДБУ «Татар регионара ветеринария лаборатория»сендә тикшертелгән бер проба кабан итендә трихинеллез авыруы табылган.

Лаеш районы урман җуҗалыгы, безнең Балтач Сурнар тыюлыгына,урман аша, нибары 80 километр арада урнашкан. Шул ук җәнлекләр безнең районда да барлыкка килмәс дигән бернинди дә ышаныч юк. Балтач һәм аңа чиктәш районнар территорияләрендә кыргый кабаннар күп, аларны аулаучылар да бар. Кисәтеп куябыз, кабан атып, аның итен лабораториядә тикшертми торып куллансаң, авыруны йоктыру куркынычы зур. Трихинеллез личинкалары итне гадәти пешерү юлы белән әзерләгәндә генә үлмиләр.
Шуны искәртеп әйтәсе килә, районда законлы һәм законга буйсынмыйча кабан атучылар да бар. Тикшерелмичә кулланылган кабан ите, аучының үзен генә түгел, аның гаиләсен, туганнарын яки чит кешеләрнең дә тормышын куркыныч астына куя. Берәүгә дә яңалык түгел, кыргый җәнлекләрнең итләре шәхси хуҗалык һәм кулланучылар җәмгыяте ит эшкәтү цехлары аша да уза. Бу цехларның хуҗалары документсыз итнең каян килгәнен аңлата алмасалар, аларга карата җинаять эше кузгатылачак.

Райондагы аучылар җәмгыяте җитәкчеләре,егерьлар һәм сунарчылар, куелган таләпләрне үз вакытында үтәп бару һәм атылган табышларын лабораториядә тикшертү мәҗбури икәнлеген белеп торсыннар.

Табигать кочагы безне барыбызны да сыйдыра, сәламәтлек китерә. Ә аның байлыкларын дөрес куллану үзебездән тора!
Альберт ХӘКИМҖАНОВ,
хайваннар дөньясын саклау идарәсенең
әйдәп баручы белгече.

Фото: http://subscribe.ru/group/vse-o-zhivotnyih/7698349/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250