Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һава шартларының бозылуы көтелә. Кайчан?

Бүген көн дәвамында республикада яшенле яңгыр, боз яварга, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Иртәгә төн уртасыннан соң һәм көн дәвамында республика территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, әгәр яшенле яңгыр вакытында урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналардан ераграк торырга тырышыгыз.

Җил көчәйгән очракта подъезд яки подвалда яшеренергә кирәк. Боз яуган вакытта урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга киңәш ителә. Урамда ышыкланыр урын эзләгез, әгәр бу мөмкин түгел икән, башыгызны боздан кулларыгыз, киемегез яки сумкагыз ярдәмендә саклагыз, диелә хәбәрдә.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев