Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җаваплы чор башланды

Механизаторлар өчен гаять тә җаваплы чор башланды. Бүген алардан күпьеллык үлән басуларына ашлама кертү һәм тырмалау эшләрен тиз арада сыйфатлы итеп башкару сорала.

«Татарстан» җәмгыяте механизаторлары 22нче апрель көнне иген кырларына чыкты. 23нче апрель көненә алынган мәгълүматлар буенча басуларда тугыз агрегат хезмәт куя. Күпьеллык үләннәрне ашлауда «ДТ-75» хуҗалары Илшат Һидиятов - 40, Валентин Яковлев белән Рәфкать Саттаров 96 гектар эш башкарды. «МТЗ-1221» тракторын иярләүче Вячеслав Александров, Рамил Нәҗипов һәм Илнур Минһаҗевлар 131 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмаласа, ә Фәнил Хамматов («ДТ-75») 40 гектарда уҗымнарга «яңа сулыш» өрде. Бүгенге көннең төп бурыч булган дым каплатып калдыру эшендә Радик Бариев (ДТ-75») һәм Разит Габдуллин (К-701») тарафыннан 145 гектарда эш башкарылды.
«Яңа тормыш»лылар да язгы кыр эшләренә үткән якшәмбедә кереште. Рашит Нәбиев («МТЗ-1221») 44 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырды. «МТЗ-80» хуҗасы Мәсхүт Мөхәммәтгалиев бер чәчкеч белән 27 гектар эш башкарды. Шулай ук күпьеллык үләннәрне тукландыруда Шамил Гыйльманов та матур эш нәтиҗәләре белән сөендерә. Күпьеллык үләннәрне тырмалауда намус белән эшләүче Илшат Шакировның хезмәтенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Дым каплатуда «ДТ-75» хуҗалары Хәлим Каюмов, Рәфкать Гыйззәтуллин, Самат Шәрәфиев, Николай Тарасовлар да иң нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250