Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Автобабай-2021»

10нчы сентябрь көнне Балтачта матур гадәт буенча өлкәннәр арасында «Автобабай-2021» дип исемләнгән конкурс үткәрелә.

Конкурс «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге һәм район ЮХИДИ бүлеге белән берлектә үткәреләчәк. Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә исә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар.

Конкурста катнашу өчен райондашларыбызга ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. 10 сентябрь көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары һәм  үз исемендәге машинасы булуы шарт.

Конкурста катнашучы райондашларны 10 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9.00да ДОСААФта көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс «Автобабай-2021»