Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Автобуска соңлаган балалар әтиләрен баета

Уңышның көткәндә түгел, бер уйламаганда килә торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булган. Менә сиңа, мә! Әгәр балалары автобуска соңга калмаса, 58 яшьлек иргә уңыш елмаер идеме икән?

Американың Мэриленд штатындагы Балтимор шәһәрендә яшәүче Кевин Фенвикка балаларының мәктәп автобусына соңлавы байлык китерә.

Лотереядә оту теләге Фенвикта шулкадәр көчле була күрәсең, ул көн саен бер үк кибеттә билетлар сатып ала. Әмма беркөнне балалары мәктәп автобусына соңга кала һәм Фенвик аларны машина белән илтә. Шуңа эшенә ул гадәттәгечә түгел, ә башка юл белән барырга мәҗбүр була. Барышлый лотерея билетлары сатылучы кибетләрне караштыра. Ниһаять, Фенвик шундый кибетне күреп кала һәм 5 долларга бер билет сатып ала. Саклагыч катламны җуйгач ул 50 мең доллар, безнеңчә 3,3 миллион сум отуын аңлый. Башта ул үз күзләренә ышанмый. “Бу чын хәл түгелдер, күземә күренәдер дип, бер бастым, бер утырдым, аннары билетны тагын бер җентекләп карадым. Әмма “50 мең доллар” дигән язу урынында иде”,– дип сөйләгән америкалылы.

Менә сиңа, мә! Әгәр балалары автобуска соңга калмаса, 58 яшьлек иргә уңыш елмаер идеме икән? Русчалап әйтсәк, “что ни делается – все к лучшему” булган инде бу, дип яза Өмет.

Фото: omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе