Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Автоледи билгеле – Зәлия Закирова (фото)

Бүген районыбызның гүзәл затлары арасында «Автоледи - 2015» ярышы узды.

Бәйгедә 9 автоледи көч сынашты: үзләренең белемнәрен һәм машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр. Ярышның беренче өлешендә жюри кызларыбызның белемнәрен теоритик яктан тикшерсә, икенче этапта практик күнекмәләр бәяләнде.
Киеренке ярышта 35 очко белән Зәлия Закирова - беренче, 32 шәр очко белән Лилия Шәйхетдинова - икенче, Зилия Гыйльметдинова өченчедә урында җиңүче дип танылдылар.
Аларга Мактау таныклыклары һәм саллы бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Ландыш Гарифуллина, Гөлназ Гыйльметдинова, Фәнзилә Камалова, Алсу Әхмәдиева, Әлфия Аджигитова, Гөлшат Сибгатуллина әлеге ярышта катнашып, үзләрен сынап карадылар.

Зәлия Закирова район данын яклап, республика күләмендә үткәреләчәк бәйгедә катнашачак. Уңышлар телик аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250