Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылларда да чүпне машиналар җыя башлады

Тора-бара авыл җирлекләрендә дә чүплекләрнең бетерелүе, биредә яшәүчеләрнең чүпләре машина белән җыеп алынып, Балтачтагы чүп полигонына китерелүе хакында язган идек инде. Чөнки кайсы гына җирлеккә барма, җәелеп ятучы чүплекләргә тап буласың.

Ярый әле кайберләре эчкәре үк, ерактан артык күзгә ташланып тормыйлар. Ә кайбер җирлекләрнең чүплекләре авыл башында яисә юл читенә якын урнашканлыктан, авылның бар ямен, матурлыгын җибәреп тора. Шушы максаттан дәүләт тарафыннан җирлекләрдә легаль булмаган чүплекләр бетерелә башлады һәм 2016 елның 1 гыйнварыннан лицензиясе булган оешмага гына чүп җыю рөхсәт ителде һәм мондый урын безнең районда берәү генә - Балтач полигоны. Авыл җирлеге хәзер чүп җыюны оештыручы гына. Авыл халкы да, район үзәгендә яшәүчеләр кебек, үзенең чүпләрен түккән өчен тариф буенча акча түлиячәк. Авылларда халыктан чүпләрне машина белән җыю район үзәгендәгегә караганда күпкә җиңелрәк. Чөнки аларда чүп контейнерлары куясы, аларны буйыйсы юк. Контейнерларны кайчан ватарлар микән, тагын нинди чүпләрне дыңгычлап тутырып куйдылар икән, дип кайгырырга да кирәкми. Иң мөһиме: халыкка яхшылап аңлату гына сорала. Ә кешенең культура дәрәҗәсе үзеннән тора. Бер матурлыкка күнеккәч, аны һич кенә дә пычратасы килми бит...

Инде һәр авыл җирлегендә дә акрынлап бу системага күчү башланды. Бу атнада исә мәсәлән, сишәмбе көнне Соснада, пәнҗешәмбе көнне Яңа Салавычта тәүге тапкыр чүп җыйдылар. Күпчелек халык әлеге эштән бик канәгать.

- Хәзер җаныбыз тыныч. Чүпне капка төбеннән үзләре килеп алып киткәч бик рәхәт икән ул, - диләр биредә яшәүчеләр.
Фото: muratordom

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250