Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылның үз законнары

Һәр авылның үз йөзе, үзенә генә хас билгеләре, үз тәртипләре, үз кануннары була. Үз кануның бары тик күз авылыңда гына ярый.

"Бездә шулай, сез дә шулай итегез ",-дип башка авылларга акыл өйрәтә алмыйсың. Әмма кайчагында башка авыл тәҗрибәсен кулланган чаклар да булмый түгел.

Шәһәр белән авыл арасында да аерма зур. Синең авыл кануннарың монда бөтенләй эшләми. Кайбер өлкәләрдә генә охшашлыклар булырга мөмкин.

Авыл урамнары да хәзер шәһәр урамыннан ким түгел. Иртә баштан кем, кая ашыга. Кемдер эшкә, кемдер баласын мәктәпкә машина белән илтә, кемдер ипигә машина белән төшә. Язылмаган канунның беренчесе: юлда баручы машиналар эшкә баручыларны яки мәктәпкә төшүчеләрне утыртып алып баралар, алып кайталар. Бусы шоферның мәрхәмәтлелегеннән тора. Шәһәрдә алай түгел...

Икенче канун җәяү йөрүчеләр өчен. Аларга урамның кайсы ягыннан да йөрергә рөхсәт,машина синең артыңнан килсә дә, каршыңа очраса да, үзып китүче шофер синең яныңнан акрын гына узып китәчәк. Иң мөһиме уртадан гына барма.

Язылмаган канунның берничәсе кибет белән бәйле. Иртә белән эшкә ашыкканда ипи алып китеп булмый. Тиз генә кибет ишеген ачып "Миңа бер ипи белән бер батон калдыра алмассыңмы?",-дип кибетче кызларга эндәшәсең. Кибетчеләргә рәхмәт, язып куялар, сиңа дигән ипине калдыралар. Әйтеп китә алмасаң, я шалтыратып әйтәсең яки кайтышлый бүгенгесен алганда иртәгәгә дигәнен яздырып кайтасың. Бу ипигә генә түгел башка товарларга да кагыла. "Мин кайтканчы бетәр инде бу, берәр кило кыяр гына калдыр әле миңа". Минем кыяр яратканны кибетче кызларның барысы да белә, калдыралар. Шәһәрдә алай түгел...
Кайтышлый кибеттә кеше булса сине чиратсыз уздыралар. "Әйдә, әйдә алып кит, сез эштән кайтучылар, без ашыкмыйбыз",-дигән авылдашларга мең рәхмәт. Шәһәрдә алай түгел...

Әйбер алырга акчаң бетеп киткән чак булса да куркыныч түгел. Ачка үлмәячәксең, чөнки рәхәтләнеп эҗәткә яки сөткә яздырып алып тора аласың, акчаң булгач кертеп түлисең. Бездә кибет тотучы Мәлик абый халыктан сөт җыя. Яздырып алган әҗәтеңне сөт акчасыннан гына чигереп калалар. Барыбер җайлы. Шәһәрдә алай түгел...
Көтү көтүнең дә үз кануннары бар. Ул төрле авылда төрлечә. Бездә бер сыер башына бер кеше чыгасы. Бер көнгә көтүгә өч-дүрт көтүче чыга. Обедта көтүчегә ашау илтәсең һәм аның белән бергә, басу-кырларны күзәтеп, табигатьнең тавышын тыңлап, утырып ашап кайтасың. Кайбер авылларда көтүчеләр әбәтне үзләре учакта пешереп ашый. Көтү чираты җиткән көн мәшәкатьле көн. Көтү көтүнең бәясе дә бар. Үзеңнең чыгарга кешең булмаса түләп чыгарасың. Бәясе төрле авылда төрлечә. Шәһәрләрдә көтү кайгысы юк...

Җәй көне маллар арканда да була бит әле. Аркандагы малыңны барлаганда үзеңнекен генә түгел, күршеңнекен дә барлыйсың. Үзебез мал арканламасак та, җәй буе күрше Әдһәм абыйның малларын күзлибез. Ычкынса, чорналса хәзер хәбәр итәбез. Күршеңнең сыеры көтүдән кайтмаса да борчылып торасың, вакытың булса эзләшәсең дә әле. Шәһәрдә алай түгел... күрше күршесен йөзгә дә танымаска, күршесенең нинди машинада йөргәнен дә белмәскә мөмкин.

Авылда берәр кеше үлеп китсә дә бер-ике кешегә хәбәр итү җитә. Берәүне дә чакырасы юк. Төн сакларга әбиләр дә, кабер казучылар да, ләхет алучылар да үз эшләрен белеп килеп җитәләр. Беркем дә эше өчен акча сорамый, бәя куелмаган. Бирелгән сәдәкага күпме булса да риза авыл кешесе. Шәһәрдә алай түгел...

Хәзер авылларда да атна саен концерт, кичәләр булып тора. Бездә нинди генә артист килсә дә, үзебезнекеләр куйса да концерт ахырында кем дә булса (күп очракта клуб мөдире яки берәр җитәкче, берәр олы кеше) концерт оештыручыларга, артистларга рәхмәт әйтә. Шәһәрдә болай түгел...

Берәр кешегә бәла-каза килсә авыл кешесе хәзер ярдәмгә җыела, булдыра алганча ярдәм итә, һәркем үзенең капка төбен үзе җыештыра,үзе тәртипли, монда урам себерүчеләр юк. Шәһәрдә алай түгел...

Авыл кешесе бер-берсен бик яхшы белә. Һәркем авылдашларының йорт телефон номерын хәтерендә тота. Кемгә, кайчан ,ничек эндәшәсен, кемгә ничегрәк итеп мөрәҗәгать итәсен, кем үзенә нинди мөнәсәбәт яратканын, кемнең нәрсәгә оста икәнен, кемдә нәрсә барын, кемгә нәрсә сорап барырга икәнен һәр кеше белеп тора. Реклама кирәкми. Шәһәрдә болай түгел..
Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250