Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыл өчен янып яшәүче яшьләр (дәвамы)

Хәйруллиннар гаиләсе дә Казанда яшәп караганнан соң Арборга күченеп кайткан.

Хәйруллиннар гаиләсе дә Казанда яшәп караганнан соң Арборга күченеп кайткан. Илшат «МТЗ-82» белән фермаларга азык кертә. Бик тырыш, уңган егет, дип хуҗалык рәисе Хәмит Сәетович та мактаган иде үзен. Мактамаслык та түгел шул, иртә таңнан алып хезмәттә ул. Башта малкайларны ашатса, чәчү вакытында басу-кырларга чыгып, анда да эшли. Тормыш иптәше Алинә бүгенге көндә декрет ялында, ә аңарчы авылда фельдшер булып эшләгән. Гаилә белән якыннанрак танышырга теләп, өйләренә бардым. Илшатның төшке ашка кайткан чагы иде, әйдәгез, әйдә, дип елмаеп каршы алды ул. «Авылга 2017 елда күченеп кайттык, чөнки анда яшисе килү теләге көчлерәк булды. Ул вакытта мин Балтачка эшкә урнашып, шунда эшләп йөрдем», дип сүз башлады Илшат. «Аннан инде тракторга утырдым. Чәчүен дә чәчәм, фермадагы эшләргә дә өлгерәм. Үз хуҗалыгыбызда да маллар асрап яшибез. Җитештергән бөтен әйберне үзебезнеке дип куанып кулланабыз», дип сүзен дәвам итте Илшат. Яшьләрнең ике балалары бар, олысы балалар бакчасында иде, төпчекләре өйдә әти-әни арасында рәхәтләнеп йөгереп, уйнап йөрде. Йортка кергәнче үк күзем ялдындагы бәйләгән чәчкәләргә төшкән иде. Аллы-гөлле гөлләмәләр мине өйдә дә каршы алды. Аларның матурлыгыннан чынлап та аерылып булмый иде. Алинәдән кемнең кул эшләре бу дип кызыксындым. Йортның нурын тудыручы Халидә ханым булып чыкты. «Әниебез шундый эшләрне бик яратып башкара», дип мактады Алинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь гаилә