Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыл кешесе нигә дип дөньяның ямен күрә белми икән ул?

Мин авыл баласы. Әтием көтүче иде, әнием – сыер савучы. Икесе дә мәрхүмнәр инде.

Сагынып сөйләргә генә калды. Мин бала вакытларда безгә  шәһәрдән кунаклар кайталар иде – әнинең бертуган энесе! Бер аягы белән шәһәрдә, икенче аягы белән гел авылда яшәделәр. Әни бигерәк бер катлы хатын, ишегалды тутырып кош-корт асрый, бер бройлер чебиен үзебезгә суйдырса, берсе кунакларга күчтәнәч булып оча иде.

Атна саен! Ун бармагы белән кара эшне эшләп тә, авыл кешесенең үзе генә ашый белмәвенә бүген исем китә. Дөрес, күчтәнәче дә бирелсен, тик атна саен түгел бит...

Берсендә әти сарык суйды. Ике гаилә кунак булып кайтканнар иде, әти шул сарык итен тигез итеп өч өлешкә бүлде. Хәзерге чакларым булса әтигә аркылы төшәр идем дим үземне. Тегеләре дә ала белгән, бармакка бармак та сукмыйбыз, моның кадәр итне бушка алып китүе оят, димәгәннәр. Әле үзләре генә кайтсалар икән, яз җиттеме балыкка дип, дусларын да ияртәләр иде. Үз гаиләсе янына кушылган кунаклар арасында өстәмә өч ир-атның да кунак булуын күз алдына китерәсезме? Ел әйләнәсе бит ул.

Кышын да балык яныннан туктамыйлар иде, боз тишеп, тоткан балыктан бигерәк кызык эзләп йөргәннәрдердер шикелле. Ә өйдәге кешегә аларны мунча ягып каршы аласы, күчтәнәчен төяп озатып каласы, тагын кайтырга чакырасы... Саран да, тар күңелле дә түгелмен, әмма кунакларның үзләре алып кайткан күчтәнәче белән биреп җибәргәненең күләмен бүген аерып күрсәтәсе килә дә...

Ул заманнар үткән инде, әмма хәтердә менә шулар сакланып калган. Ярар инде, әти белән әнинең юмартлыгы да ахыйрәткә саваплы гамәлләре булып, сират күперләрен кичкәндә шәфәгатен кылсын, дип дога кылам. Әмма ач иртәдән кара кичкә кадәр, үз ихатасыннан бушамыйча, кара эштән башкасын белмичә яшәгән әти-әниемнең хезмәтен, кадерсез гомерләрен мин барыбер кызганам. Биле тураймас чиккә җиткәнче эшли дә эшли авыл кешесе, ял итә белми. Нигә дип дөньяның ямен күрә белми икән ул?

Гомеренә бер мәртәбә табигать кочагына чыгып утырганы бармы аның? Кая инде, печән чабарга, урманга агач кисәргә барса кошлар сайравын ишетсә ишетә,ишетмәсә юк. Җиләккә барса да ашык-пошык чүпли дә, өйдәге эш дип кайтып йөгерә. Их...

Фәүзия Камалова. Мөслим районы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев