Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылдашларым игелек кыла

Авылыбыздагы Тау асты урамының басмасы бик нык тузган иде. Кичә шул басманы урамыбызда яшәүче абыйлар өр - яңа итеп ясап куйдылар.

Мин дә хезмәтем керсен әле дип, эшчеләр киткәч, басмадагы йомычкаларны себереп чистарттым. Ә бүген мәктәптән кайткач басмадагы яуган карларны себердем.

Яңадан ике абый якындагы гына коены калай белән әйләндереп алдылар. Эшләр өчен материаллар биргән колхозыбыз рәисенә һәм хезмәте кергән бөтен абыйларга да бик зур рәхмәт. Исән-сау булсыннар, үз яхшылыклары үзләренә кайтсын!

 

Эльвина Иванова,
Түнтәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түнтәр авылы