Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылыма кайткан саен су эчәмен Кәлтидән...

Зөлфәт абый Хәйруллин "Кәлти" чишмәсенә багышлап шигырь дә язган!

Чапшар авылындагы “Кәлти” чишмәсен төзекләндергәннәр

– “Кәлти” чишмәсе элек-электән бик кадерле булган. Әнием яшь биредә җәйләү булган. Сыер савучы кызлар, апалар чишмәдә чиләкләрен юганнар, чишмә суына бидоннарны батыра торган булалар, – дип сөйли Гүзәлия Вәлиева.

Заманында Чапшар авылында сигезеллык мәктәп булган. Укучылар ел саен 19 май пионер туган көндә чишмә янына бара торган булганнар. Урта буын хәтерендә нәкъ менә 19 май чишмәсе буларак саклана.

Соңгы елларда чишмә төзекләндерүне таләп итә иде инде. Чапшарның игелекле уллары бердәм булып чишмәне төзекләндерде дигән хәбәр алгач, бик куандык. Рузил Хаҗиев иницативасы белән башлангыч алган изге эшкә авылдашлары да бик теләп кушыла. Күмәк көч тау күчерә диюләре шушыдыр инде ул. Рәхмәт сезгә, егетләр!

Чапшар авылында туып-үскән, баянчы, җырчы, тамада һәм шарж остасы, шигырь, хикәя, шаян рәсемнәр авторы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дусларым, дус-ишләрем...” дигән шаржлар китабы авторы Зөлфәт абый Хәйруллин "Кәлти" чишмәсенә багышлап шигырь дә язган!

Авылыма кайткан саен
Су эчәмен Кәлтидән.
Суы тәмле-көчем арта,
Әйтерсең лә, мин-имән.

Җырлый башлыйм, никтер көләм,
Кәлтиемә баш иям.
Чикләвекләр моңсу гына
Безнең якка баш игән.

Карамалар, карангалап,
Эч серләрен сөйлиләр.
Күп чишмәле моңсу авыл
Чапшар көен көйлиләр.

Миләшләр дә, елмаешып,
Сабакларын селкиләр.
Кәлтидән дә матур чишмә
Бу тирәдә юк, диләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә