Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылымның киләчәге яшьләр кулында

Бәйрәм көнен аеруча үз чорының колхозчылары һәм комсомоллары көтеп алды.

Комсомол бәйрәме уздырыла икән дигән хәбәр авылның һәрбер кешесенә диярлек барып ишетелде. Бәйрәм көнен аеруча үз чорының колхозчылары һәм комсомоллары көтеп алды.

... Нөнәгәр мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Алгы рәтләрдә – шул чорда маңгай тирләрен түгеп эшләгән терлекчеләр һәм механизаторлар утыра. Кичә башланды. Мәктәпнең директор урынбасары Рәйсә Хәбибуллина кичәне ачып җибәрде. Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов бәйрәм белән котлады. Сәхнәгә 6 орден ясап куелган. Ике алып баручы һәрбер орден белән дә таныштыра һәм колхоз комсомолларының хезмәттәге батырлыкларын сөйлиләр. 1934 елда игенчелек звеносы җитәкчесе Шәмсенур Хәбибрахманова Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1931-1940 Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашып, Шәфигулла Сафиуллин “Почет билгесе” орденына лаек була.

Сугыш чорында һәм илне торгызу елларында комсомоллар үз көчләрен аямыйча эшлиләр, чирәм җирләрне күтәрүгә чакыргач, безнең колхоз комсомоллары да беренчеләрдән булып китәләр. Равил Нургалиев чирәм җирләрне үзләштергән өчен (1955-1957) медале белән, Татарстан АССРның атказанган механизаторы исеме (1962 ел), Почет билгесе ордены (1966), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1986) белән бүләкләнә. Чирәм җирләргә киткәндә Р. Нургалиев, Ф. Зарипов комсомол путевкасы белән китәләр. Фәрит Зарипов 2 мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1974 һәм 1987 елларда). Колхозларны күтәрү чорында авырлыклар һаман да бара. 1960 елларда колхозның тагын да хәле авыр була. Салам түбәле фермалар, өйләр. Хезмәт хакы түләнми. Бары тик таякка гына эшләнә. Колхозчылар үз гаиләләрен туйдыру өчен еракларга чыгып китәләр. Шушы чорда комсомол путевкасы белән 24 яшьлек Р.И.Зарипов килде. Аның максаты терлекчелекне, игенчелекне күтәрү һәм яшьләргә урта белем бирү, һөнәри осталыкларын үстереп, киләчәк буын хәзерләү иде. Үзенең көчле белемен яшьләргә җиткерү өчен бөтен көчен куеп эшләде. Дуңгызлар ярым җимерек салам түбәле фермаларда иде. Борынгы заман шахта лампалары белән йөри идек. Беренче дуңгыз фермасын сафка бастырып, балалатуны максат итеп куйды. Дуңгыз караучылар – Илһамия, Ленура, Кәүсәрия, Сания иде. Зур күрсәткечләргә ирешеп, Татарстан буенча зур семинар оештырылды. Терлекчеләрнең белемнәре күтәрелде, 1-2 класслы һәм “Яшь терлекче мастеры” исемен алдылар. Колхозда 10% өстәмә түләү булдырылды. Нәтиҗәдә күпсанлы байраклар, мактау грамоталары колхозга кайтты. Шулай ук игенчелектә дә зур үсеш булды. Агроном көчле иде. Нотфулла Гарипов көнне-төнгә ялгап эшләде. Механизаторларның белемнәрен күтәреп, алдынгы технологияне файдаланып, игенчелектә зур күрсәткечләр яулады. Нәтиҗәдә, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.

Дәвамы "Хезмәт" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комсомол