Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыр хисләрдән арыну өчен киңәшләр

Сабыр төбе – сары алтын, дисәләр дә, табиблар һәм психологлар тискәре эмоцияләрдән вакытында арынырга, аларны эчкә җыймаска киңәш итә.

 Авыр хисләрдән арынуның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

1. Җырла яки кычкыр. Моны өйдә эшләү мәҗбүри түгел. Урманда, болында яки кеше аз йөри торган урында кычкырырга яки җырларга мөмкин.

2. Бие. Кәефеңә туры килгән көйне җибәр дә күзләреңне йом. Гәүдәңне тыңла, ул үзе теләгәнчә хәрәкәт итә башлаячак. Башта башыңны чайкап, аякларыңны тыпырдатып аласың килер, аннары хәрәкәтләр активлашып китәчәк. Биюең ниндидер бер рәвеш алачак һәм ул сиңа күңелеңә җыелган «каткан» хисләреңне чыгарырга ярдәм итәр.

3. Рәсем яса. Күңелең ни тели – шуны яса. Сул кул белән ясасагыз, тагын да яхшырак, чөнки ул эмоциональлек өчен җавап бирә торган баш миенең уң ярымшары белән бәйле. Шулай ук күзләреңне йомып та ясарга була. Анда аңлашылмаган сызык, бизәкләр булырга мөмкин һәм бу шулай булырга тиеш тә.

4. Сула. Сулыш нерв системасы белән бәйле, шунлыктан тирән итеп, күкрәк тутырып сулау кирәкмәгән хис-тойгылардан арынырга ярдәм итә. Сулыш гимнастикасы күнегүләре интернетта җитәрлек. Әлеге күнегүләр, бердән, тынычландырса, икенчедән, сәламәтлек өчен дә файдасы бик зур.

5. Әйтәсе килгәнеңне әйт. Кайчак әйтәсе килгәнеңне бик якын кешеңә сөйләү дә кыен. Гадәттә алар сиңа киңәш бирә, өйрәтә башлый. Ә сиңа бары эчеңдәгене бушатырга гына кирәк бит. Җырдагыча, серләреңне җилгә яки нинди дә булса уенчыкка, йорт хайванына, агачка сөйләргә мөмкин.

6. Яз. Компьютер яки телефонда язма, ә нәкъ менә кулдан язу кирәк.  Үзеңне борчыган хисләр, хәлләр турында бернинди анализ, фикерләрсез, нәтиҗәләрсез генә яз. Күңелеңә җиңел булып киткәнче, башыңа нәрсә килә,  шуны яз.

7. Бәргәлә. Монда сүз кемне дә булса тотып бәргәләү турында бармый. Ачу килгәндә йодрык төйнәү, нигә дә булса сугып аласы килү теләге туарга мөмкин.  Мондый вакытта спорт  залына барып, «груша» төеп кайтырга була. Яки мендәр, келәм, диванны каккалап керсәң яхшы. Бердән, тынычланасың, икенчедән, чисталык үзе үк кәефне күтәреп җибәрәчәк.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр

2
X