Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыр вакытларда...

8 ноябрь көнне безнең гаиләбезгә авыр кайгы килде. Барыбыз өчен дә кадерле булган әтиебез Әүхәди улы Нурзаданың каты авырудан гомере өзелде.

Мөрхәмәтсез авыру белән бик озак көрәште Нурзада. Кешеләргә һәрвакыт ачык йөзле булды, уен-көлкене яратты, гел эштә булды. Гозере белән килгән кешеләрнең сүзен тыңлады, бервакыт та юк димәде. Үзе исән вакытта барлык кешеләргә дә рәхмәтен җиткерде.

Инде авыр туфрагы җиңел булсын, укыган догаларыбыз аның рухына барып җитсен иде.

Әтиебезне хөрмәт итеп, соңгы юлга озатырга килгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарыбызга, күршеләребезгә, классташларына, бергә эшләгән хезмәттәшләренә, дусларына, төн саклаучы әбиләргә зур рәхмәт җиткерәбез. Шулай ук балаларының да классташларына, дусларына, хезмәттәшләренә бик рәхмәтле.

Шушындый авыр вакытларда терәк булган һәммәбезгә дә борчу-хәсрәтсез көннәр, озын гомерләр телибез, эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

ӘҮХӘДИЕВлар гаиләсе

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев