Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авырлы хатынны эт талап үтергән

Үзенең этләреме, әллә аучыларныкымы, монысы тикшерү нәтиҗәләреннән билгеле булачак.

Франция урманнарының берсендә булган бу хәл. Элиза Пиларски этләрен йөртергә шунда барган. Фаҗигагә тарыр алдыннан “миңа чит этләр өере һөҗүм итәргә уйлый”, дип үзенең танышына шалтыратып өлгергән. Ул фаҗига булган урынны Элизаның ярсып өргән эте тавышыннан барып тапкан. Ашыгып килүенә карамастан, Элиза аяк-куллары, башы таланудан һәлак булган. Табиблар әйтүенчә, алты айлык авырлы Элиза күпләп кан югалтудан үлгән. Полиция тикшерү үткәрә. Шул тирәдәге 93 ау этенең ДНКсын тикшерү өчен анализлар алынган. Шулай ук Элизаның этләреннән дә, дип яза Кызыл таң.

Автор: Идрис Саитгалеев

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эт талаган