Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыруны КУН-10 белән олы юлга чыгарганнар

Татарстанда, ашыгыч ярдәм машинасы керә алмагач, авыруны тракторның чүмеченә салып олы юлга чыгарганнар (+видео)

Гадәттән тыш хәл Апас районының Биябаш авылында булган. Ашыгыч ярдәм машинасы карлы юлдан керә алмагач, авыруны КУН-10 тракторы белән олы юлга чыгарганнар. Бу хакта "Болгар радиосы" алып баручысы Рушан Хантимеров яза. "Көләсеме яки елыйсымы бу очракта? Арышыгызны сугыйм, җитәкчелек, кеше сәламәтлеге сезгә шуның гына кадәрме, ни карыйсыз сез?" ди ул. Әлеге постка җавап итеп, күпләр: "Коточкыч! Янгын булса, нишләргә? Авылы белән янып бетә бит!, "Сүз юк, 21нче гасырда яшибез, ә!", ә арадан Рамил Гыйльманов исемлесе Биектауга хәтта ТНВ чакыртырга мәҗбүр булуын яза. "Аптырагач, тузә алмагач, ТНВ каналына чыктык. Сузебезне хупладылар, рәхмәт ТНВ каналына. 20 көн авылга техника кермәгән иде чистартырга. Алла сакласын, ни булмас. Ут-күз чыкса, Алла сакласын, пожарный да, скорая да керә алмый иде" дип яза Рамил әфәнде.

 

 

Тулырак: matbugat.ru

Фото: matbugat.ru

Видео: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллларда