Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Авызында теше юк». Бер хатын утыз ел чамасы улын өйдә бикләп тоткан

Швециядә баласын интектергән хатынны кулга алганнар.

Швециянең Стокгольм шәһәре полициясе 70 яшьлек хатынны тоткарлаган. Ул үзенең улын 28 ел буена бик астында яшәргә мәҗбүр иткән. Малайга 12 яшь чамасы булганда, аны үз әнисе «тоткынлыкка ала». Бу турыда Expressen басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Шушы көннәрдә бу хатынның өенә туганнары килә. Фатирга кергәч, алар коты алынган ир-атны күреп ала. Аның авызында тешләре юк, аяклары яралар белән капланган. Бу кеше аягында да көч-хәл белән генә басып тора.

Туганы сүзләренчә, ул соңгы елларда әнисе малаен җәмгыятьтән яшергәнен сизенгән. Хатынны хастаханәгә алып киткәч, туганы фатирны карарга керә. Шунда ул үзенең шикләренең рас килүен аңлый — фатирда 41 яшьлек ир-атны күреп ала. Хатын тиз генә табиблар чакыра һәм 41 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның сәламәтлегенең бик катлаулы булуын ачыклый.

Башка танышлары сүзләренчә, 7 нче сыйныф башланганда, әнисе улын мәктәптән алган. Шуннан бирле малай бик астында торган. Әнисе аңа барлык кешеләр дә — туганнары да, күршеләре дә, танышлары да, бөтен җәмгыять тә — аларга усаллык тели дип ышандыра, бары тик әнисе генә аны яклый ала, дип сеңдерә.

Туганы сүзләренчә, бу хатын яшь чагында шикләнсә, аны беркем дә тыңларга теләмәгән, бу гаилә белән кызыксынмаганнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять