Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ай саен 10 мең сум булырмы?

Әлеге акчаны бала тәрбияләүче һәр гаиләгә бирмәкчеләр.

"Гадел Русия" - хакыйкать өчен" депутатлары Дәүләт думасына августның икенче яртысында балалы гаиләләргә ай саен 10 мең сум түләү турындагы проектны кертергә планлаштыра.

- Моның турындагы закон проектын августның икенче яртысында кертәчәкбез. Хәзер без исәпләүләр белән шөгыльләнәбез. Ярдәмне алучы беренче категория - балалы гаиләләр. Без ай саен балалары булган гаиләнең һәр әгъзасына 10 мең сум түләргә тәкъдим итәбез, - дип белдерде партия рәисе Сергей Миронов.

Мәсәлән, бер баланы тәрбияләүче ялгыз ана 20 мең сум алачак, ягъни һәр кешегә 10 мең сум. Биш кешедән торган гаилә: ана, ата һәм өч бала - ай саен 50 мең сум алачак.

Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, беренчел исәпләүләр буенча, моңа елына якынча 7,5 триллион сум кирәк булачак, дип яза Кызыл таң.

 


Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия» 10 мең сум