Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аяк киемеңне саклый беләсеӊме?

Җәй узуга, аяк киемнәрен дә үзгәртәбез. Димәк, киеп йөргәннәрен тиешенчә урнаштыру сорала.

Формасы бозылмасын өчен аяк киемен вертикаль килеш куеп сакларга кирәк. Димәк, ящик-коробкаларга салганда да аны бастырып кую хәстәрен күрергә кирәк.

Яңа аяк киемендә көн буе йөрергә ярамый, аны баштагы берничә көндә берәр сәгать кенә кияргә кирәк.

Туфлинең арткы ягына сабын, яки спирт сөртсәң, ул чагында аякны нык кырмас.

Яңа аяк киеме эченә суда чылатылган гәзит кисәкләрен тыгызлап тутыргач, кипкәнче көтәргә кирәк. Шулай бер-ике тәүлек торганнан соң, эче иркенәеп, киңәеп китәр.

erid: 2VtzqwTSgT9

Яхшы күн туфлиләрнең эченә спирт яисә аракы сөртеп, калын оек белән киеп йөрергә кирәк. Спиртны тышкы ягына тидерергә ярамый, төсе ямьсезләнә. Шулай ук, замштан һәм чүпрәктән тегелгән аяк киеменә дә спирт сөртергә ярамый.

Күн аяк киемен юеш оек белән киеп, ул кипкәнче киеп йөрсәң, башкача аягыңны кысмас.

Җәйге-көзге аяк киемнәрен шкафка алып куйганчы, яхшылап чистартып, крем сөртергә кирәклеген онытмагыз. Һәркайсының эченә гәзит тутырып, картон тартмада вертикаль аерым саклау яхшы булыр.

Интернет битләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аяк киеме

erid: 2VtzqwTSgT9