Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ: “Җаваплылыкны тоя беләбез”

Бездә бит клиентның ышанычын аклау мөһим. Шуңа да мин, кешегә авырлык килгәндә, иң беренче аның янына сез барыгыз, янәшәсендә сез булыгыз, дим. Үзем дә барам, халык белән очрашулардан курыкмыйм.

“Росгосстрах”ның Татарстан буенча Балтачтагы агентлыгы 6 октябрь көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бистәдәге “Каенлык” кафесында гөрләттеләр алар бәйрәмнәрен. Җәмгыятьтә мөһим роль уйнаучы, халыкка якын килеп эшләүче әлеге бердәм коллектив белән без дә аралашып алырга булдык. Агентлыкның җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән әңгәмәне сезнең игьтибарга да тәкъдим итәбез.

– Айдар Фоатович, компания үзенең тарихи тамырлары нык булуы белән аерылып тора. Район халкының ышанычын совет заманнарыннан бирле аклап килгән оешма диясе килә...
– Әйе, чынлап та, чал тарихлы компания ул безнең. 1921 елда Рәсәйдә барлыкка килгән. Бик күп реформалар кичергән. Революциядән соңгы таркаулыкны да үткән. Гражданнар сугышына да эләккән, Бөек Ватан сугышы газапларын да күргән, 90 нчы елгы үзгәртеп кору җилләрен дә үткәргән, әмма нинди генә авыр чорда да яшәп калалган. Әле дә булса үзенең эшчәнлеген тотрыклы алып бара, статусын югалтмый, клиентлар базасы нык. Быел исә компаниябезгә 97 ел.

– Берара мәгьлүмат чараларында “Росгосстрах” тирәсендә килеп туган вәзгыять клиентларыгызны хафага салды, компания бетә икән дигән гайбәт таралды. Ел башында ишетелгән әлеге имеш-мимешләрдән соң хәйран вакыт узды. Ул кадәрле сенсациягә караганда, бер уйлаганда, агентлык, чыннан да, таралыр кебек иде, әмма, шөкер, бар да җайга салынды... Әллә алай түгелме?
– Ул чакта ук инде “Росгосстрах”ка бернинди дә куркыныч янамады. Информациянең дөреслеген тәгаен ачыклаучылар «Росгосстрах”ка зыян килмәячәгенә төшенде. Шуны әйтәсе килә, көндәшлек, кызганыч, әнә шулай күпвакыт ялган сүзләргә этәрә дә инде. Хәзерге вакытта республиканың 49 районында “Россгосстрах” компаниясенең агентлыклары эшли. Рәсәйкүләм җитәкчелекнең һәм безнең дә төп максат –агентлар санын арттыру, уңайлыклар тудыру.

– Көндәшлек дигәннән, сер түгел, агентлыклар арасында андый хисләр сизелә. Сез үзегез моңа ничек карыйсыз?
– Көндәшлек булырга тиеш инде ул. Әмма ул явыз нияткә корылмасын иде. Бер компаниянең агенты синең клиентыңа “алар бетәчәк, безгә күчегез” дип әйтеп, ялган тарата икән, моны берничек тә аклап булмый. Болай эшләү җәмгыятькә үк тә тискәре йогынты ясый, аның таркалуына китерә. Халыкка ялган мәгълүмат таратып, алдап йөрүче иминият компанияләре турында әйтеп тә тормыйм... Шөкер, компания 2018 елның ике квартал нәтиҗәләре буенча да табышлы эшләде, иминият акчаларын түләргә мөмкинлек бар. Рәсәйдә иң эре иминият компанияләренең берсе булып саналабыз.

– Димәк, сез партнерларыгызны компетентлы булырга, аңлашып эшләүгә чакырасыз?
– Әлбәттә, дус-тату эшләүгә җитми. Әллә ниткән гайбәтләр сөйләүдән мәгънә юк. Компаниягә ниндидер хилафлык килгән очракта да (тфү-тфү, була күрмәсен, әлбәттә), ул клиенты алдындагы җаваплылыкны үз өстеннән төшермәячәк.

– Хәзерге вакытта район халкына нинди продуктлар тәкъдим итәсез?
– Бүгенге көндә иминиятләштерү өлкәсендә нинди продукт бар, барысы өчен дә җавап бирәбез. Бары тик йөк машиналарын гына иминиятләштерә алмыйбыз. Аларны да алга таба иминияләштереп булачак, бу юнәлештә эш бара. Йорт-җирләрне, каралты-кураны, өй эчендәге милекне, кешеләрнең гомерләрен, машиналарны ирекле һәм мәҗбүри рәвештә, йорт хайваннарыннан атны, сыерны, эшмәкәрләрнең бизнесларын иминиятләштерәбез. Балалар өчен аерым тарифлар каралган. Инвестиция кертемнәре, гомер буена җыелып барыла торган иминият тупланма өлешләр белән дә эшлибез.

– Шуны да беләсе килә иде, милкен зур суммага иминиятләштереп, явыз ният белән акча алырга өметләнүчеләргә карата каршылыклар бармы?
– Без моңа чик куйдык. Агентлыкның үзенең иминлек хезмәте бар. Шуңа күрә хәзер бар да күзәтүдә тора, тикшерелә. Ачыклана калса, закон нигезендә чарасы күрелә.

– Моңарчы МВД системасында эшләгән Айдар Хәйретдиновка ялганны ачыклау әллә ни авырлыклар тудырмыйдыр?
– Бәлки шулайдыр (елмая). Ләкин безнең хезмәткәрләр дә бу юнәлештә сак эшли.

– Хезмәткәрләр дигәннән, коллектив турында да әйтеп үтсәгезче?
– Коллектив үз эшен яхшы белгән, тугрылыклы, бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп эшләгән хезмәткәрләрдән гыйбарәт. Бергәләп традицион бәйрәмнәрне уздырабыз. Бик еш табигатькә чыгабыз, спорт чаралары үткәрәбез. Белгәнегезчә, ” Яңа гасыр” телевидениесендә “Башваткыч” тапшыруында катнаштык, әле менә “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашырга җыенабыз, чөнки бездә җырларга яратучылар күп (елмая).

– Миллионлаган телевизор караучы алдына чыгарга атлыгып тормаучыларыгыз да бардыр...
– Алай дияргә ашыкмыйк, кайбер кеше каршы килсә дә, күңеленнән, миңа тагын бер әйтсә ярар иде, дип, торучан була. Кешенең психологиясе үзе бер табышмак бит ул. Дөресрәге, бездә андыйлар юк, эшли дә, мәдәни һәм спорт чараларында да катнашырга өлгерә торганнар гына.

– Сез профсоюз оешмасына карыйсыздыр?
– Андый оешма юк. Үзебез оештырабыз, үзебез үк катнашабыз. Андый чаралар, бәйрәмнәр коллективны берләштерә генә бит, эшкә стимул бирә, эш үзеннән-үзе бара. Хезмәт белән ял бездә бер-берсенә береккән.

– Үз эшләренең осталары турында да әйтеп үтмәссезме?
– Агентлыкта һәммәсе 41дән артык кеше эшли, барысы да оста. Бездә бит клиентның ышанычын аклау мөһим. Шуңа да мин, кешегә авырлык килгәндә, иң беренче аның янына сез барыгыз, янәшәсендә сез булыгыз, дим. Үзем дә барам, халык белән очрашулардан курыкмыйм. Аралашу, сөйләшү җанга үзе бер рәхәт бирә бит ул. Килеп туган проблемадан беркайчан да куркырга ярамый, мәсәлән, клиент иминият акчасының  түләнгән кадәреннән канәгать түгел икән, аңа ни өчен икәнлеген аңлатып бирә белергә кирәк. Мәсәлән, хуҗалыкка су кереп, зыян китермәсә, аңа иминият акчасы чыкмый бит инде. Шуны йорт хуҗасының үзенә аңлатып кайтсаң, үзеңә үк тә җиңел була, югыйсә. 88 теркэлгән  очрак буенча 2121 708 сум акча түләнелгән. Менеджер Наилә Хәмитова, Фәния Нотфуллина, Алсу Әхмәдиева (хәзерге вакытта декрет ялында), Илүсә Әхмәдуллина, Гөлназ Сибгатуллина әлеге юнәлештә уңышлы эшлиләр. Гомумән, хезмәткәрләребезнең барысы да тырыш, уңганнар. Хезмәт елларын  шушы өлкәгә генәбагышлаган фидакарьләр дә бар, күптән түгел, 41 ел хезмәт куйган Ания Гәрәеваны лаеклы ялга озаттык. Сания Ипонова да бик озак еллардан бирле эшли инде. Район халкына мәгълүм легендар шәхесебез дә бар бит әле, ул – әлеге агентлыкның нигезен булдырган, базасын ныгыткан, эшчәнлеген тотрыклы иткән Рәшит ага Нотфуллин. Аллага шөкер, Рәшит ага бүгенге көндә исән-сау, Балтач бистәсендә гомер кичерә, хәлен беләбез, ул башкарган хезмәтләрнең, туплаган коллективның әле дә булса игелеген күрәбез.

– Айдар Фоатович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Эшчәнлегегез уңышлы барсын, клиентларыгызның ышанычы кимемәсен.

Яз җитүгә өй астына су керә минем. Өйнең ул ягы җимерелергә җитеп бара. Ел да ныгытам шуны. Бер дә иминият акчасы алган юк иде, быел “Россгосстрах” миңа, ялгыз яшәүче хатынга, тиешле иминият суммасын түләде. Бик күңелем булды, күзләрдән яшьләр килде. Рәхмәт аларга, эшләре уң барсын, компания озын гомерле булсын.
Сәлимә ГАБДРАХМАНОВА,
Балтач.

“Россгосстрах”ның Татарстан буенча Балтачтагы агентлыгының адресы: Балтач бистәсе, Космонавтлар урамы, 1нче йорт. Телефоны: 2-54-38 (җитәкче), 2-51-39 (менеджер).

Әңгәмәдәш: Зөлфия Шакирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Росгосстрах