Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

30 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.37 сәгатьтә калка, 19.19 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.32 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Йөрәккә дәва (2)
Бөтнектәге ментол авыртуны басу, спазмнарны бетерү, коронар тамырларны киңәйтү, йогышсызландыру үзлекләренә ия. 1 аш кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, сөзәләр, ач карынга, иртәнге ашка ярты сәгать кала, эчәләр. Мелисса тынычландыра, йөрәк кыскарулары ритмын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. 2 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы - 3-4 атна. Кан басымы түбән булганда, болай дәваланмау хәерлерәк.
31 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 9.01 сәгатьтә калка, 20.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.36 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Йөрәккә дәва (3)
Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый. Цикорий йөрәк эшчәнлеген яхшырта, йөрәк кыскарулары ритмын әкренәйтә. 1-2 чәй кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр.

1 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.24 сәгатьтә калка, 21.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.39 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

2 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.46 сәгатьтә калка, 23.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.43 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
3 февраль (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.10 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.48 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Эремчекле банан катламасы
5 аш кашыгы солы ярмасы, 300 г майсыз эремчек, 2 банан, 1 йомырка, тәменчә шикәр кирәк. Солы ярмасын блендерда ваклап, шуңа эремчек, йомырка, шикәр кушып, камыр басалар, икегә бүлеп, җәяләр, берәр банан куеп, рулет итеп төрәләр, кәгазь җәелгән табага күчереп, 180 градуслы газ мичендә 20-30 минут пешерәләр.

Алсу Зәйдуллина
madanizhomga.ru
Фото: dachnaya-zhizn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250