Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама (25-27 гыйнвар)

25 гыйнвар (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.35 сәгатьтә калка, 13.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Суган кайнатмасы
Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар - 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу - ютәлдән бик шәп дәва.
26 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.23 сәгатьтә калка, 14.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.17 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Иммунитетны ныгыту
200 әр грамм күрәгә белән инҗирне юып, салкын суда 15 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 грамм төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 грамм бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый) 2 шәр аш кашыгы кабалар.
27 гыйнвар (җомга). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 7.06 сәгатьтә калка, 15.43 сәгатьтә бата. Көн озынлыгы 8.20 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Солы кесәле
Гастритны кисәтү һәм дәвалау өчен, 1 аш кашыгы солыны яхшылап юалар, өстенә 1 стакан кайнар су салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1чәй кашыгы бал кушып ашыйлар. Кесәлне тагын да файдалырак итеп була. Ярты стакан солы, 1 аш кашыгы йөзем яки 2-3 күрәгәне термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 канәфер кадагы өстиләр. Иртән кесәлен эчәләр, җимешләрен ашыйлар. Мондый кесәл иммунитетны да ныгыта.
Алсу Зәйдуллина,
Мәдәни җомга сайтыннан
Фото: dachnaya-zhizn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250