Айга кырын карама (4-10 февраль)
4 февраль (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.37 сәгатьтә калка, 0.32 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.52 сәгать.
Миләш сихәте
Ашказанының кислоталылыгы түбән булганда, үт куыгы ялкынсынганда, көненә 3 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы миләш согы эчәргә кирәк. Яки 20 грамм коры җиләкне 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Кан тамырлары склерозыннан интеккәндә, 5 аш кашыгы төелгән миләш кайрысын ярты литр суга салып, сүрән утта 2 сәгать пешерәләр, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 30 ар миллилитр эчәләр. Дәва курсы 1,5-2 ай. Кардиосклероз булганда да шулай дәваланырга ярый, тик ярты сәгать кенә кайнатырга һәм көненә 3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабарга кирәк.
5 февраль (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.10 сәгатьтә калка, 1.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.56 сәгать.
Диабеттан интегүчеләргә атнасына 3 йомырка, көненә тавык йомыркасы зурлыгындагы 2 бәрәңге, 3 кисәк арыш икмәге, 1 аш кашыгы үсемлек мае ашарга ярый. Ашарга ярты сәгать кала 1 стакан кайнамаган су эчкәндә, ашказаны асты бизенең юллары чистара һәм инсулин бүленеп чыгу арта. Инсулин ачылганчы, табибләр шикәр авыруыннан интегүчеләргә ач яки ярымач (бер генә төрле ризык, мәсәлән, гел солы боткасы гына ашап) торырга куша торган булган.
6 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.50 сәгатьтә калка, 3.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.00 сәгать.
7 февраль (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 12.40 сәгатьтә калка, 4.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.05 сәгать.
Салкын тигәндә, уртача зурлыктагы 1-2 суганны кабыгын чистартмыйча 1 литр суга салалар, 1 стакан шикәр өстиләр, яртылаш кимегәнче, сүрән утта пешерәләр, аннары суганнарын җыеп алалар. Кайнар килеш яртышар стакан эчәләр. 2 көндә эчеп бетерергә кирәк, хәл яхшырмаса, тагын 2 көн дәваланырга була.
Магнит давыллары тәэсиреннән интеккән кешегә 1 аш кашыгы вакланган кандала үләнен (донник) 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп, сөзәргә, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Кандала үләне канны сыегайту үзлегенә ия.
10 февраль (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.03 сәгатьтә калка, 6.48 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.18 сәгать.
Алсу Зәйдуллина
madanizhomga.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев