Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

3 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.11 сәгатьтә калка, 7.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.52 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Җимешләр сихәт бирә

Күрәгә, йөзем, кара җимештәге глюкоза һәм фруктоза канда инсулин микъдарын арттырмый, күп кенә авырулардан дәвалый. Күрәгә эчәклекне яхшы чистарта, йөрәкне ныгыта. Көненә 5 данә күрәгә ашау организмны тәүлеклек кальций һәм тимер нормасы белән тәэмин итә. Хөрмә (финик) витаминнарга бай, салкын тиюне һәм баш авыртуны дәвалаганда кулланыла. Галимнәр аның составында аспиринга охшаган матдә булуын ачыклаган. Әгәр юк-бар өчен дулкынланасыз икән, табында һәрвакыт кара җимеш торсын – ул төрле стресслардан бик шәп саклый.

4 март (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.30 сәгатьтә калка, 7.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.57 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Атеросклероздан дәва

Бер зур баш суганны эре угычтан уып, ярты стакан шикәр кушалар, 1 тәүлек төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, 1 әр аш кашыгы кабалар. Көн саен 100 әр г эремчек ашау да атеросклероздан дәвалый.

5 март (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.46 сәгатьтә калка, 8.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.01 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Пародонтоздан – тозлы бал

Уртлар канаганда, 2 аш кашыгы балга 1 чәй кашыгы вак аш тозы кушалар да, эреп беткәнче болгаталар, иртән һәм йоклар алдыннан уртларга ышкыйлар.

6 март (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.00 сәгатьтә калка, 8.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.06 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә бу­лырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

7 март (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.35 сәгатьтә калка, 8.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.10 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Сабыйларда гайморит булмый

Өч яшькә кадәр сабыйларда гайморит була алмый. Гайморит ул – гаймор куышлыгы ялкынсыну, шуңа борыннан бактерияләр эләгә дә, шартлар уңай булганда, үрчи башлый. Ә өч яшькә кадәрге сабыйның гаймор куышлыгы ясалып бетмәгән һәм әлегә борын куышлыгы белән тоташмаган була. Томау сабыйлар өчен икенче яктан куркыныч тудыра: борындагы инфекция евстахий көпшәсе буйлап колакка бик җиңел күчә һәм отит – урта колакта ялкынсыну башлана.

8 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 00.10 сәгатьтә калка, 9.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.15 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Ашыгыч ярдәм

Кулга сөял чыкса, аны энә белән төртеп тишәргә ярамый. 1-2 бүлем сарымсакны изеп, ярты чәй кашыгы үсемлек маена салалар да, мозольгә куеп, өстеннән бинт белән бәйлиләр. Киселгәндә, 1 чәй кашыгы балны ярты стакан кайнаган җылы суда эретеп, җәрәхәтне юалар, балны стериль бинтка сылап, ярага куялар һәм бәйлиләр. Яисә тузганак яфрагы согын сыгып, шуңарда мамыкны чылаталар да, киселгән урынга куеп бәйлиләр. Иренгә герпес чыкса, лимон кисәге яки ак чыршы мае сөртәләр.

9 март (җомга). Җөмәдел ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.16 сәгатьтә калка, 9.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.20 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Ялкаулар торты

300 г “Балыклар” печеньесы, 500 г 15 процентлы каймак, 180 г шикәр, 3-4 банан, бизәү өчен 3 киви кирәк. Печеньега шикәр белән каймак салып болгаталар, бананнарны вак шакмаклап турап, кушалар – тортның эчлеге әзер. Пыяла салат савытына полиэтилен җәеп, астына һәм кырыйларына киви телемнәре тезәләр, эчлекне бушаталар, тигезләп, бераз тыгызлыйлар, полиэтиленның кырыйларын күтәреп, томалыйлар да, төнгелеккә суыткычка куеп калдыралар. Иртән пленкасын ачып, зур сай тәлинкәгә әйләндереп каплыйлар, кырыйларына тагын киви телемнәре тезәргә була.

 

Алсу Зәйдуллина,

madanizhomga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айга кырын карама