Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

3 февраль (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында

3 февраль (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.20 сәгатьтә калка, 8.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.47 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Томаудан дәва (1)

Томау төшкәндә, борынны юдырырга кирәк. 1 стакан кайнаган җылы суга өчтән бер чәй кашыгы диңгез тозы, 1-2 тамчы йод тамызып, яхшылап болгаталар һәм гади спринцовка белән яки төнәтмәне учтан суырып алып, борынны берничә тапкыр юдыралар. Яисә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы ромашка, сары мәтрүшкә яки эвкалипт үләне салып төнәтеп, сөзәләр. 1 стакан кайнаган җылы суга 1 әр чәй кашыгы тоз һәм сода, 10 тамчы йод салып болгаталар, беренче 3 көндә шуның белән юдыралар, аннары тозлы су белән генә дәваланырга кирәк. Яисә көненә 3 тапкыр 1 стакан җылы суда 1 фурациллин төймәсен эретеп юдыралар.

4 февраль (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.39 сәгатьтә калка, 9.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.51 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Томаудан дәва (2)

Томауны даруханәдә сатыла торган ментол мае да яхшы дәвалый, аны көненә берничә тапкыр борын тишекләренә 3 әр тамчы тамызырга кирәк. Суган яки сарымсакны уып, шуны сулау файдалы. 1 аш кашыгы каланхоэ яки алоэ согына шулкадәр үк бал кушып, борынга тамызырга була. 2 аш кашыгы уылган суган өстенә чирек стакан җылы су салып болгаталар да, берничә сәгать төнәтәләр. Аннары ярты чәй кашыгы сыек бал кушып болгаталар, сөзәләр һәм борынга тамызалар. Чөгендер согын берничә сәгать тондырганнан соң, марля яки мамык тампонны шунда чылатып, ярты сәгатькә борын тишегенә тыгарга була. 1 аш кашыгы вакланган эвкалипт яфрагын ярты стакан үсемлек маенда берничә минут пешерәләр дә, бераз төнәткәч, сөзеп, борынга тамызалар.

5 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 22.54 сәгатьтә калка, 9.40 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.55 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Томаудан дәва (3)

Томау башлануга ук аякны җылыту да яхшы нәтиҗә бирә. Җылы суга 1 уч коры горчица яки тоз салып, 15-20 минут буе аякны шуңа тыгып утыралар, тик әледән-әле кайнар су өстәргә кирәк. Аннары аякларны яхшылап корытып, йон оекбаш кияләр. Тоз яки карабодай ярмасын табада җылытып, кечкенә җитен капчыкка салып, борын билен (төбен) җылыту да файдалы. Кабыгы

белән пешерелгән йомырканы бөтен килеш, кабыгы белән пешерелгән бәрәңгене исә төеп, җитен йә киҗе-мамык тукымага төреп, борын биленә куярга да була.

6 февраль (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 9.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.00 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Иммунитетны ныгыту

100 әр г йөзем, күрәгә, кара җимеш, әстерхан чикләвеген, 1 лимонны иттарткычтан чыгаралар, 100 г бал кушып болгаталар, ашар алдыннан, көненә 2 тапкыр, 1 әр аш кашыгы (балалар – 1 чәй кашыгы) кабалар. Тигез микъдарда кушылган сарымсак һәм бал ашау да бик файдалы. 3 бүлем сарымсак, 1 лимон, 100г бал кушылмасын көненә ике тапкыр 1 әр аш кашыгы кабарга була. Ярты килограмм лимонны иттарткычтан чыгарып, 250 г бал кушып, шуның белән чәй эчәргә кирәк. 1 баш сарымсак белән 1 лимонны вак кына турап, ярты литр кайнаган суда 3 тәүлек төнәтәләр, аннары иртән ач карынга 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 2 шәр алма һәм лимон, 100 г әстерхан чикләвеген ваклап, 2 аш кашыгы бал кушып болгаталар, икмәккә ягып ашыйлар.

7 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.07 сәгатьтә калка, 10.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.04 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

8 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.18 сәгатьтә калка, 10.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.08 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

9 февраль (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.24 сәгатьтә калка, 11.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.12 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Кабартма

1 стакан җылымса су яки сөткә 2 шәр аш кашыгы он һәм көнбагыш мае, 1 чәй кашыгы чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр, ярты чәй кашыгы тоз, 2 йомырка сарысы салып туглап, 15-20 минут кабарталар, аннары чама белән 2 стакан он өстәп, камыр басалар, өстен каплап, 1-2 тапкыр басып төшереп, кабарталар. Аннары түгәрәкләр әвәлиләр, уртасын тишәләр, тагын кабарталар, майда кыздыралар. Табынга шикәр оны сибеп бирәләр.

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп