Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама (20 - 23 ноябрь)

20 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.55 сәгатьтә калка, 3.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00 сәгать.

20 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.55 сәгатьтә калка, 3.10 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Эч кипкәндә

Эч катканда, 2 стакан кипкән алманы 1 литр суда 15 минут кайнаталар, 1 чәй кашыгы бал кушалар һәм көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр, алмасын ашыйлар. Яисә мондый салат ясап, иртән ач карынга ашыйлар: уылган алма, тозлы кәбестә, вак туралган ак икмәк телемен 1 аш кашыгы үсемлек мае кушып болгатырга кирәк. Таралып торган карабодай боткасын көн саен ашау да эчәклек эшен җайга сала, нәтиҗә булмаса, суганлы һәм кишерле карабодай шулпасы пешереп ашарга кирәк.

21 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.13 сәгатьтә калка, 4.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.57 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Кара миләш канны чистарта

1 кг кара миләшне иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар да, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Кара миләш йодка бик бай, шунлыктан калкансыман биз зурайганда да болай дәваланырга ярый.

22 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.35 сәгатьтә калка, 5.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.53 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Колак шаулаганда

Орлыгы белән киптерелгән укропны ваклыйлар да, шуның бер учын термоска салып, өстенә ярты литр кайнар су коялар, ярты сәгать төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

23 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 16.03 сәгатьтә калка, 7.08 сәгатьтә бата. 8 сәгать 40 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.50 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Керәнле помидор

3 кг помидор, 250 г керән, 250 г сарымсак, тәменчә тоз кирәк. Яшелчәләрнең барысын да иттарткыч аша чыгарып, тоз кушалар да, пыяла банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Яисә 1әр кг помидор һәм болгар борычы, 200 г керән, 4 баш сарымсак, 3 кузак ачы кызыл борычны иттарткычтан чыгарып, болгаталар, тоз кушалар һәм банкаларга бүлеп саклыйлар.

 

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп